Күргәзмәдә СССР, РСФСР һәм БАССРның гарәп һәм латин графикасындагы беренче конституцияләре, шулай ук дәүләтчелек аякка басуның төрле чорларына туры килә торган, республика тарихының истәлекле мизгелләре турында сөйләүче материаллар тәкъдим ителгән.
Биредә урыс һәм башкорт телләрендә басылган конституцияләрне дә кертеп, 1918-38 еллардагы сирәк басмалар белән танышырга мөмкин. Мәсәлән, П. Стучкның 1925 елда чыккан «Советская конституция РСФСР и СССР" (С. Борһанов тәрҗемәсе) башкорт телендә сирәк очрый торган арабографик китап истәлеге булып тора. Әлеге басманың кереш өлешендә 1918 елгы РСФСРның беренче Конституциясенә характеристика һәм бәя бирелә.
Күргәзмәдә, шулай ук, 1936-38 еллардагы СССР, РСФСР һәм БАССР конституцияләре һәм латин графикасындагы башка хокукый документлар, 1993-2001 еллардагы Башкортстан Республикасы конституцияләре тәкъдим ителгән.
Күргәзмәдә Башкортстан Республикасының барлыкка килүе турында сөйләүче басмалар бар. Мәсәлән, К. Иделгужинның «Башҡорт аймағы» (1925) дигән башкорт арабография журналында басылган мәкаләләрендә Башкорт автономиясе барлыкка килү тарихындагы катлаулы көннәр чагылдырылган.
Шулай ук, күргәзмәдә «Башкортстан Республикасын төзү чыганакларында торган дәүләт эшлеклеләренең фәнни мирасы» дигән өч томлык басма белән танышырга мөмкин, аны төзүдә Башкортстан Республикасы Милли китапханәсе галимнәре дә катнашкан.