Әле кайчан гына төзекләндерү таләп ителүчеләр исемлегендә булган Юрматы мәдәният йорты бинасы бүген авыл күрке булып, балкып тора. Кыска гына вакыт эчендә мәдәният йортын шулай нигездән диярлек төзекләндерүгә исә учреждение җитәкчелегенең Пугачев авыл биләмәсе хакимияте белән берлектә республика һәм федераль программаларда, “Бердәм Русия” партиясе проектларында актив катнашуы нәтиҗәсендә ирешелгән.
Атап әйткәндә, 2019 елда биредә “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында 100 мең сумга косметик ремонт башкарылган. 2020 елда Юрматы авылы мәдәният йорты район күләмендә “Иң яхшы мәдәният учреждениесе” дип табылып, 100 мең сумлык акчалата премия белән бүләкләнә. Әлеге акчага заманча куәтле тавыш аппаратурасы сатып алына. 2021 елда исә алдынгы коллектив авыл биләмәсе хакимияте белән берлектә мәдәният йортын газга тоташтыру проекты белән “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнаша һәм җиңеп чыга. Шулай итеп, 514 мең сумга зәңгәр ягулыкка тоташтыру эшләре башкарылып, чатнама салкыннарда да бина эче җылыга әйләнә. 2022 елда исә “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында 180 мең сумга бинага керү төркеме тулысынча яңага алыштырыла. Былтыр шушы ук проект кысаларында коймаларны тулысынча алыштыралар, биредә 220 мең сумлык эш башкарыла. Иң зур чыгымлы проектны исә Юрматы авылы мәдәният йортында быел тормышка ашыралар. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында бинаның түбәсе яңага алыштырыла. Мәдәният йорты түбәсен заманча материал белән ябу 996 мең сумга төшә.
– Шушы рәвешле ел саен бер дәүләт программасында катнашуыбызга урындагы хакимиятнең бу юнәлештә актив эшчәнлек алып баруы һәм авыл халкының һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер торуы да булышлык итә. Әйтик, әлеге проектларны тормышка ашыруда Ибраһимов, Чурбаев, Берлишев, Абдуллин крестьян-фермер хуҗалыклары, “Юрматы” авыл хуҗалыгы предприятиесе, Мәүликәев, Вәлитов, Ханнанов, Искәндәрова шәхси эшкуарлык оешмалары зур ярдәм күрсәтте. Авыл халкы да бер генә өмәдән дә читтә калмады, эндәшү белән оешкан рәвештә бердәм булып килеп җитәләр. Барысына да зур рәхмәт! – ди бу уңайдан зур канәгатьлек белән Юрматы мәдәният йорты мөдире Диләфрүз Ихсанова.
Әйтергә кирәк, Пугачев авыл биләмәсе хакимиятендә шушы рәвешле дәүләт программаларында актив катнашу тәҗрибәсе әле ун еллар элек үк ныклап җайга салынган.
– “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы һәм “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында тәүгеләрдән булып урындагы мәктәп, балалар бакчасы, авыл табиблык амбулаториясе төзекләндерелде. Хәзер менә авыл мәдәният йорты да заманча төс алды. Әлеге мөһим программаларга башлангыч бирүчеләргә һәм тормышка ашыручыларга зур рәхмәт, алар ярдәмендә тормышыбыз күзгә күренеп яхшы якка үзгәрә, — ди 1987-1994, 2022-2024 елларда Пугачев авыл биләмәсе хакимиятен җитәкләгән, 1992-2010 елларда мәктәп директоры булып эшләгән хезмәт ветераны, зур тәҗрибәле җитәкче, бүгенге көндә авыл старостасы Ринат Тимербулатов.
Иң мөһиме һәм сөендергәне шул: Пугачев авыл биләмәсе хакимиятендә элекке җитәкчелек тарафыннан салынган күркәм эшләр, традицияләр бүген дә лаеклы дәвам иттерелә.
– Юрматы мәдәният йортын төзекләндерү буенча колачлы эш башкарылды. Әмма без болар белән тукталып калырга җыенмыйбыз. Алда фасадны һәм тәрәзәләрне заманчага алыштыру бурычы тора. Бу мәсьәләләрне дә без югарыда телгә алынган программалар ярдәмендә хәл итәргә ниятлибез. Проектлар әзерләнә һәм алар тиешле яклау табар, дигән ышанычта торабыз, – ди бу җәһәттән хакимият башлыгы дилбегәсен быел гына үз кулларына алган, әмма инде авыл биләмәсе халкы файдасына шактый зур эш башкарып өлгергән яшь, булдыклы җитәкче Альберт Тәюпов.
Үз чиратында Юрматы авылы мәдәният йорты коллективы да дәүләт тарафыннан күрсәтелгән шундый ярдәм һәм хәстәрлеккә нәтиҗәле эшчәнлек һәм бай эчтәлекле мәдәни чаралар белән җавап бирә. Һәрхәлдә, Юрматы һәм Львовка авылларын хезмәтләндерүче мәдәният йортының 100 урынга исәпләнгән тамаша залының ялларда һәм бәйрәмнәрдә бервакытта да бушап торганы юк. Эш көннәрендә дә биредә мәдәни тормыш кайнап тора. Аерым алганда, мәдәният йорты мөдире Диләфрүз Ихсанова җитәкчелегендә биредә “Миләшләр” өлкәннәр җыр ансамбле һәм “Ак чәчәкләр” яшьләр җыр-бию ансамбле булдырылган. “Ләйсән” балалар бию ансамблен исә Алсу Мостафина җитәкли. Алыштыргысыз баянчы Мидхәт Вәлитов катнашлыгында аларның һәркайсы атнага икешәр тапкыр мәдәният йортына килеп, осталыкларын чарлый, алда торган бәйрәм тантаналарына яңа номерлар әзерли.
Мәдәният йортында хезмәт салучы китапханәче Галия Хөбетдинова һәм җыештыручы Хәмидә Татарчукка да эш җитәрлек. Алар үзләренә йөкләтелгән эштән тыш та бик күп җаваплы бурычлар башкара. Аерым алганда, илдә махсус хәрби операция башлану белән Юрматы авылы мәдәният йортында якташ яугирләргә ярдәм итү буенча киң колачлы эш җәелдерелә. Шушы вакыт эчендә генә биредә яугирләр өчен 200 парга якын җылы оекбашлар бәйләгәннәр, 30дан артык мендәр әзерләгәннәр, туган як үләннәреннән шифалы чәйләр әзерләү, токмач кисеп озату да җайга салынган.
– Күптән түгел “Юрматы” авыл хуҗалыгы предприятиесе яугирләргә тушенка әзерләп озату өчен бер баш сыер малы бирде. Аны эш итеп, яугирләребезгә бик күп банка тушенка әзерләдек. Гомумән, авыл чатына язу белән күпләр шундук ярдәм итү өчен мәдәният йортына килеп җитә. Шул рәвешле без дә Җиңүгә үз өлешебезне кертергә тырышабыз, – ди бу уңайдан Диләфрүз Ихсанова.
Менә шулай башкаладан да, район үзәгеннән дә шактый еракта урнашуларына карамастан, һәр җәһәттән күркәм үрнәк, чын ватанпәрвәрлек үрнәге дә күрсәтеп эшлиләр бүген Пугачев авыл биләмәсенә караган Юрматы авылында! Алдагы чорда да сезгә уңыш-казанышлар юлдаш булсын һәм барлык ниятләгәннәрегезне тормышка ашырырга язсын, хөрмәтле юрматылылар!
Илдар Фазлетдинов.