Аны оештыручылар милли киемнәр киеп килгән, хуҗабикәләр кунакларны сыйларга корот, буза, төрле камыр ризыклары, ит, каклаган каз, кәрәзле бал алып килгән.
Осталар бу ризыкларны өстәлгә куйган арада ирләр мангалларны кабызды һәм бәрәнне “вертел”га элеп тә куйды. Барлык милли ризыкларны кунакларга бушлай тәмләп карарга тәкъдим итәләр.
- Без кунакларны каршы алып, шундый этнозоналар оештырабыз. Башкортларның милли киемнәре, ризыклары, гореф-гадәтләре һәм көнкүреше турында сөйлибез, - диде Башкортстан Халыклары иҗаты үзәгенең фольклор төркемендә катнашучы Майя Локманова. - Әзерлекне алдан башладык: каклаган каз – ике ай чамасы, коры эремчек ике атна әзерләнә. Бу, мөгаен, безнең быелгы фестивальдә төп ризыгыбыздыр. Өстәвенә, безнең Казахстаннан дәрәҗәле кунакларга ул яхшы таныш. Чөнки күчмә цивилизацияләргә катнашы булган, терлекчелек һәм елкычылык белән шөгыльләнгән халыклар, һичшиксез, корт та, кымыз да әзерләгән. Алар озак бозылмый, туклыклы, сусауны да яхшы баса, майлы азык ашаганнан соң ашказаны өчен дә файдалы.
Тәмле мәйданчыктан ерак түгел «Терра» этнопаркының тере экспонатлары – Иглин районыннан китерелгән "Исәнбай", "Пегас", "Воля", "Малыш", "Тайфун" һәм "Ксюша" кушаматлы токымлы атларны да күрергә була иде.
Фото: Евгений Немков.