-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 ноябрь , 23:09

Казахстан Президенты: илләребезнең хезмәттәшлеген сакларга кирәк!

Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашучыларны пленар утырышта Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Жомарт Кемел улы Токаев онлайн-режимда сәламләде.

Казахстан Президенты: илләребезнең хезмәттәшлеген сакларга кирәк!
Казахстан Президенты: илләребезнең хезмәттәшлеген сакларга кирәк!

Казахстан Президенты беренче чиратта форумны Уфада уздыруның символик мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте.

– Уфа - динамикалы үсә торган икътисадлы һәм бай мәдәни мираслы уникаль шәһәр, - диде ул сәламләү сүзендә. - Ә форум үзе - нәтиҗәле мәйданчык, анда безнең илләр арасында стратегик партнерлык шартлары булдырыла.

Бу партнерлык үсешенең тотрыклы динамикасын күрсәтә, дип ассызыклады ул. Әйтик, узган елда Казахстан һәм Русия арасында товар әйләнеше 27 миллиард долларга җиткән. Шул ук вакытта Русия өлешенә Казахстанның тышкы сәүдәсенең 20 проценты туры килә. Илдә берлектәге 23 компания уңышлы эшләп килә, бу чит ил катнашлыгындагы дәүләт предприятиеләренең яртысын диярлек тәшкил итә. Русия компанияләре полиэтилен, минераль ашламалар, машина төзелеше җиһазлары җитештерә, углеводородлар чыгара.

Казахстан Президенты Русиянең «Лукойл», «Сибур», «Татнефть», «КамАЗ» һәм башка компанияләре белән уртак проектлар турында сөйләде.

Ул аграр тармакта хезмәттәшлек потенциалының югары булуын билгеләп үтте. Әйтик, Русия Казахстанның тышкы сәүдә структурасында агросәнәгать комплексы продукциясе буенча беренче урында тора.

Ике илнең дә туристлык секторы динамик рәвештә үсә. Шулай итеп, Казахстан 86 дәүләт гражданнары өчен визасыз режим бирә һәм дөньяның 31 иле белән турыдан-туры элемтәгә ия. Ә Русия белән Казахстан арасында тел һәм менталь каршылыклар булмау сәбәпле, илләр әлеге секторны алга таба үстерү өчен барлык шартларга ия. Агымдагы елның 9 аенда гына да безнең илләр арасында туристлар агымы 5 миллион кешедән артып китте.

Фото: Евгений Немков

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: