Интернет-мошенниклыкның популяр төре - ул кулланучыларның мәгълүматларын алу һәм зарарлы программа эшләтеп җибәрү максаты булган фишинг. Республика Мәгълүматларны эшкәртү үзәге хәбәрләре буенча, 2022 елдагы белән чагыштырганда, фишинг һөҗүмнәре 7 тапкыр арткан, - диде Геннадий Разумикин.
Геннадий Разумикин сүзләренчә, 2022 елда фишинг һөҗүмнәре саны 393 тәшкил итсә, былтыр алар якынча өч меңгә җиткән. Башкортстан башкарма власть органнары адресына җибәрелгән мәгълүмати спам күбесенчә мошенниклык характерында, я актуаль геосәяси вакыйгаларга тематик яктан бәйле була.
Парламентның Иҗтимагый хәвефсезлек, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре комитеты рәисе Фәрит Гомәров, Русия күләменнән чыгып караганда, билгесез номердан һәр егерменче шалтырату - караклардан, банк мошенникларының 90 проценты телефон аша кылына, ә ун шалтыратуның тугызы алыштырылган номерлардан, дип сөйләде.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының идарә башлыгы урынбасары Азат Тимерҗанов билгеләп үткәнчә, "банк иминлеге хезмәте" сылтавы белән башкарылган җинаятьләр, кредит бирү, шулай ук инвестицияләр кертү өлеше арта. Моннан тыш, агымдагы елда компьютер мәгълүматы өлкәсендә җинаятьләр саны сизелерлек арткан, аларның төп өлеше "Дәүләт хезмәтләре"ндә гражданнарның исәпкә алу язмаларына кул сузулар белән бәйле. Барлык бу җинаятьләр, шулай ук, милек киберҗинаятьләре белән бәйле.
Мондый фактлар тәүлек саен уртача 25 очрак теркәлә, зыян суммасы якынча 10 миллион сум тәшкил итә. IT-җинаятьләр кулланып урлауларның гомум зыяны 3,5 миллиард сумнан артып киткән.
Шуның белән бергә, компьютер һөҗүмнәрен гамәлгә ашырганда социаль инженерия дәрәҗәсен күтәрү күзәтелә, һәм тулаем алганда җинаятьчеләр тарафыннан кибермошенниклыкның тагын да камилрәк яңа ысулларын уйлап табулар күзәтелә.
- Фишинг һөҗүмнәре еш кына электрон почта аша гамәлгә ашырыла, шуңа күрә җибәрүченең адресын, шулай ук ул күчәргә тәкъдим итә торган сайтның аталышын игътибар белән тикшерергә кирәк, - дип билгеләде Геннадий Разумикин.
Республикада киберҗинаятьләрне профилактикалау эшен тагын да активрак уздырырга кирәк, дип билгеләп үтелде. Бу эшкә барлык власть органнары, банк учреждениеләре, башка оешмалар җәлеп ителгәч, табиблар, педагоглар, эре предприятиеләр хезмәткәрләре арасында зыян күрүчеләр саны кимегән.
Утырыш нәтиҗәләре буенча эшче төркем тарафыннан профилактик эшне көчәйтү, шул исәптән моңа киңкүләм мәгълүмат чараларын актив җәлеп итү, мәгариф коллективларында һәм учреждениеләрендә профилактик чаралар үткәрү, халыкның финанс белемен арттыру буенча эшне көчәйтү турында карар кабул ителде.
Фото: pravitelstvorb.ru