-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 ноябрь , 12:05

Радий Хәбиров Русия һәм Казахстан форумында чыгыш ясады

27 ноябрьдә Уфаның Көрәш сараенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XX юбилей форумының пленар утырышында катнашты. Быел ул ике илнең сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге потенциалын гамәлгә ашыруга багышланды.

Радий Хәбиров Русия һәм Казахстан форумында чыгыш ясады
Радий Хәбиров Русия һәм Казахстан форумында чыгыш ясады
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең чыгышында республиканың Казахстан төбәкләре белән багланышларын ныгыту эшенең төп нәтиҗәләрен билгеләде.

- Башкортстанның кунакчыл җирендә барыгызны да сәламләргә шатмын. Без Русия-Казахстан төбәкара мөнәсәбәтләрен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаевка рәхмәт белдерәбез, - диде Радий Хәбиров. – Безнең республика һәм Казахстан төбәкләрен күп еллар сәүдә, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, энергетика, мәгариф һәм сәламәтлек саклау кебек мөһим өлкәләрдә тыгыз багланышлар бәйли. Бу юнәлешләр без узган елда Казахстан Хөкүмәте белән кул куелган "юл картасы"на кертелгән.

Казахстан - Башкортстанның иң мөһим партнёрларының берсе, аңа республикабыз товар әйләнешенең уннан бер өлеше туры килә. Соңгы дүрт елда безнең арада товар әйләнеше бик яхшы үсеш күрсәтте - 65 процент.

Бу җәһәттән машина төзелеше һәм нефть химиясе производствосы төп тармаклар булып тора. Кооперация өчен Башкортстан һәм Казахстан предприятиеләренең технологик компетенцияләренең тулылыгы яхшы нигез булып тора. Мәсәлән, Башкортстан предприятиесе Казахстан партнёры белән берлектә Усть-Каменогорскида медицина җиһазлары җитештерүне оештырды. Ел ахырына безнең Белорет компаниясе Костанайда тимер юл вагоннары өчен пружина җитештерүне башлап җибәрергә планлаштыра. Казахстан партнерлары белән бергә Павлодарда химия кластеры булдыру буенча инвестпроектны гамәлгә ашыру эше бара.

Безнең элемтәләрен үстерүдә Башкортстан һәм Казахстан хезмәттәшлеге буенча эшче төркем мөһим роль уйный. Аның утырышларында без Казахстан партнерлары белән хезмәттәшлегебезне киңәйтү перспективалары, техник, оештыру мәсьәләләрен хәл итү юллары турында фикер алышабыз.

Актүбә һәм Костанай өлкәләре хакимнәре белән берлектә хезмәттәшлек турында меморандумнар имзаладык. Аларны гамәлгә ашыру, һичшиксез, безнең төбәкара хезмәттәшлеккә тагын да зуррак гамәли юнәлеш бирәчәк.

Башкортстан алга таба да Казахстан партнерларыбыз белән үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтергә, яңа уртак проектларны тормышка ашырырга әзер.

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов миңа Казахстан Президентының әтисе, күренекле казах язучысы Кемел Токаевның китабын тапшырды. Ул гаҗәеп биографияле кеше иде. Аның язмышы һәр кешегә кагыла. Бу китап Касым-Жомарт Кемелевичның "Ата турында сүз" дигән кереш сүзе белән ачыла.

Анда шундый сүзләр бар: "Гомеренең ахырына кадәр әти өчен төп бәйрәм Җиңү көне булды. Бу бәйрәмгә бөтен гаилә алдан ук һәм бик җентекләп әзерләнә иде. Әни әтинең сугышка теге яки бу катнашлыгы булган барлык дусларын, танышларын безнең өйгә чакырачагын белә иде. Фронт дуслыгын, хәрби туганлыкны ул барысыннан да югары бәяли иде. Ул, сугыш ветераннары аерым ихтирамга һәм ышанычка лаек, дип санады. Аларга төрле эш участокларында мөһим эшләрне ышанып тапшырырга мөмкин иде".

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан без Кемел Токаевның әсәрен башкорт теленә тәрҗемә иттек. Китап "Серле эз" дип атала. Бөек Ватан сугышы ветераны Кемел Токаевның якты истәлегенә тирән ихтирам йөзеннән бу китапны үзенең лаеклы улына, Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Кемелевич Токаевка тапшырырга теләдек.

Кемел Токаевның язмышы Русия һәм Казахстан тугандаш халыкларын ни дәрәҗәдә көчле тамырлар бәйләвен күрсәтә. Әйдәгез, аталарыбыздан үрнәк алыйк һәм аларның васыятьләрен үтик.

Пленар утырыш кысаларында Русия һәм Казахстан төбәкләре, министрлыклар һәм ведомстволар, ике илнең үсеш институтлары җитәкчеләре чыгыш ясады. Алар Башкортстан җитәкчелегенә форумны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде һәм төбәкара хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләде. Алар арасында - транспорт-логистика потенциалын гамәлгә ашыру, товар әйләнешен арттыру, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында кооперация элемтәләрен булдыру, кече эшкуарлыкка һәм яшьләр башлангычларына ярдәм итү.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: