+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
9 гыйнвар 2016, 02:00

8 гыйнвар. Рекордсменнар

8 гыйнвар – Метро көне. Дөньяда иң беренче метро 1863 елның 9 гыйнварында Лондонда ачыла. Аның беренче линиясе Metropolitan Railway дип атала, озынлыгы 6 чакрым була.

Дөньяда метро булган барлык шәһәрләр арасында Санкт-Петербург аерылып тора. Бу шәһәрнең метросы тирән урнашкан. Анда барлыгы 62 станция бар, шуларның 56сы 50 метрдан да түбәнрәк. Кайбер станцияләр — 70-80, ә “Адмиралтейская” станциясе 102 метр тирәнлектә эшли.

Дөньяда иң озын метрополитен — Нью-Йоркта. Андагы юлларның гомум озынлыгы — 1355 чакрым. Бу метрода барлыгы 468 станция бар. Аның үзенчәлеге — маршрутларының 40 процентка якыны җир өстеннән уза. Әмма юллар җәмәгать транспорты юллары белән кисешми, тимер юллар төрле югарылыкта урнашкан. Чемпион-метро көн дәвамында 5 миллионнан артык кешене йөртә ала, тәүлек әйләнәсенә эшли.

Иң күп кеше Токио метросында йөри икән. Ел дәвамында андагы метро хезмәте белән 3 миллиардтан артык кеше файдалана. Схемасы 13 тармактан тора, 290 станциясе бар. Бу транспорт белән гади кешеләр генә түгел, автомобиль тыгыннарыннан туйган чиновниклар да файдалана. Кайчак хәтта вагонга эләгү дә зур проблемага әйләнә. Пассажирларга ярдәм итү йөзеннән перронда дежурныйлар эшли, алар килеп туктаган составка халыкны кертергә тиеш. Метрода махсус хатын-кызлар вагоны бар, ул соңгы булып килә, анда этеш-төртеш юк.

Дөньяда иң озын метро тармагы — Пекинда. Аның озынлыгы — 57 чакрым.

Башкортстанда да метро төзү турында сүз кузгалган иде. 1996 елның 26 маенда Русиянең ул чордагы Президенты Борис Ельцин, “Тавыш бир, югыйсә, җиңеләсең” сайлау алды акциясе белән Башкортстанга килеп, “Уфа” универмагы каршында яңа метрополитен төзүне символлаштыручы капсула салып киткән иде.
Читайте нас: