Рәхмәт — гарәп сүзе. Гарәптә ул ике кисәктән тора: рәх-мәт. Рәх (рәха) — рухи муллык, иркенлек, изгелек, күңел сөйкемлелеге. Мәт — кыйммәт, дәрәҗәле, соклангыч: “Йосыф мәт саклаю (саклап) калды имди” (К. Гали, XIII гасыр).
922 елда Идел Болгарстанында Ислам дине кабул ителгәч, гарәп-фарсы сүзләре телебезгә дулкын-дулкын булып агыла. Ул вакытта: “Төрки теле ярлы, аның белән фәнни хезмәт тә язып, әдәби әсәр дә иҗат итеп булмый”, — дигән ялгыш караш тарала. Тел һәм әдәбият галиме Мәхмүт Кашгарый (XI йөз), сүзләрне морфемаларга (мәгънәле кисәкләргә) бүлеп, төрки телләрнең бик ерак тарихлы, бай икәнлеген исбат итә. Аның шулай икәнлеген “рәхмәт” дигән сүз нигезендә дә исбат итеп була. Борынгы төркиләрдә ул Х гасырда кулланыла башлый. Тәңре рухы белән ясалган сүз ул. Тарихи яктан караганда “рәх” тә икегә бүленә: рә-х. “Рә” дигән авыл да бар төркиләрдә. “Рә тамагы” дигәне дә бар.
Ә инде “мәт” дигән грамматик чара кеше исеме дә, авыл атамасы да, кием аталышын да ясый. “Ишмәт” дисәк, матдәгә (Тәңре тарафыннан бирелгән иманлы исемгә) иш була белү. “Исәммәт” дигән сүзнең дә эчке алтыны шуңа тарта. Бишмәтнеке дә. Моңа бик күп мисал китерергә мөмкин. Аллаһ рухы бүләк иткән сүз ул.
Татар әдәбиятында “рәхмәт” сүзе Аллаһ рухы белән бәйле рәвештә күп кулланыла: “Я Ходай, без бәндәләреңне рәхмәтеңнән ташлама” (Т. Гыйззәт). Рәхмәт нәфис тойгы, күркәм хис, акыллы аң буларак та файдаланыла.
“Этимологик яктан, грамматик төзелеше буенча гына фикер йөртсәк тә “рәхмәт” сүзенең Тәңре рухы белән бәйләнешле икәнлеген күрдек. Шуңа күрә ул — иманлы. Иманлылык йөрәк белән әйтелүгә мохтаҗ. Иманлыны алдашып әйтү — зур гөнаһ. Иманлы сүзгә җан рәхәте нәзакәтләү фарыз.