+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 гыйнвар 2016, 02:00

11 гыйнвар. Табигать матурлыгы дөньяны коткарыр!

1997 елның 11 гыйнварыннан илебездә Милли парклар һәм тыюлыклар көне билгеләп үтелә. Аны үткәрүнең инициаторлары — Кыргый хайваннарны саклау Үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды. Әлеге датаның 11 гыйнварга туры килүе дә очраклы түгел, чөнки 1916 елның нәкъ шушы көнендә Русиядә беренче тыюлык ачыла. Тыюлык зонасын оештыру һәм аның ачылуы бик ашыгыч шартларда башкарыла, чөнки ул елларга илдәге җәнлекләр дөньясы бетү хәлендә була. Ә инде илдә кеш хайваннарын атуга һәм аучылык итүгә контроль булмау аларны бөтенләй югалту чигенә җиткерә. Байкал күле ярларын биләүче “Баргузинский” тыюлыгы — бүген дә илебездә бай табигатьле, үзенчәлекле зона. Аның беренче Бөтендөнья сугышы чорында ачылуы Русия дәүләтенең сынаулы елларда да үзенең тыюлыклы зоналарына игътибар бирүе һәм сакларга тырышуы турында сөйли.

Әлеге вакытта Русиядә гомум мәйданы 33 миллион гектар тәшкил итүче 100 дәүләт тыюлыгы һәм 7 миллион гектарны биләүче 35 милли парк исәпләнә. Гомумән, дөньядагы тыюлыклар планетадагы барлык хайван һәм үсемлек төрләренең 80 процентын саклый.

Кызганычка каршы, кешелек үзенең эволюцион үсе­шендә табигатькә зыян китерүче индустрия һәм фән казанышларын туктата алмый. Табигать дөньясын саклап калуның бердәнбер юлы — тыюлыклар һәм милли парклар булдыру. Табигать, тирә-як мохитнең соңгы 150 ел дәвамында ныклап пычрануы күзәтелә. Әмма бу турыда җитди итеп 1997 елда гына уйлана башладылар. Аның нәтиҗәсе буларак, Русиядә шушы тарихи дата барлыкка килде. Шунысы да игътибарга лаек: тыюлыклар һәм милли парклар мәй­данының зурлыгы буенча Русия дөньяда беренче урында тора. Ягъни илебездә әлеге категориягә кергән мәйданнар тоташ ил терри­ториясенең 12 процентка якынын били.

Әлеге датага “нигез ташы” салган “Баргузинский” тыюлыгы оештырылуга 100 ел тулды. Ул Бурятиядә, Байкал күленең төньяк-көнчыгыш яры билә­мәләрендә һәм Баргузинский тавының көнбатыш сыртында урнашкан. Тыюлыкның гомум мәйданы 374,3 мең гектар тәшкил итә, Байкал күленең 150 мең гектарга җитүче һәм өч чакрымга сузылган акватория полосасы да шундый ук категориягә карый. Әлеге мәйданнар ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас объектлары исемлегенә кертелгән.

Тау рельефы һәм Байкал күленә якын мәйданнардагы үсемлекләр төрлелеге йөз­ләрчә төрдәге хайван һәм җәнлекләр тормышына уңай­лы шартлар тудыра. Әйтик, кошлар төрлелеге 274кә җитә, 50гә якын төр балык яши.

“Баргузинский” тыюлыгы Байкал күле суларыннан башлана. Әйткәндәй, аның озынлыгы — 636, киңлеге 80 километрга җитә. Су өслеге 31,5 мең гектар били. Байкал күлен аның ярлары буйлап урап чыгарга теләгән кешегә 2500 километр юл үтәргә кирәк булыр иде. Әлбәттә, тыюлыкның бөтен бизәге һәм горурлыгы — Байкал күле. Ул — дөньядагы иң тирән күл, 1620 метрга җиткән урыннары бар. Су күләме 23 мең кубик километр тәшкил итә. Ягъни Азов диңгезендәге судан 95 тапкырга күбрәк. Дөньядагы төче су запасының уннан бер өлеше Байкал күлендә тупланган.

1986 елда ЮНЕСКО карары белән “Баргузинский” тыюлыгына “биосфера” статусы бирелә. Шул рәвешле, ул да бөтендөнья биосфера резерватлары челтәренә кертелә. Хәзер бу тыюлык “Байкал күле” дигән исем астында Бөтен­дөнья табигый мирас объект­ларының төп өлешен тәшкил итә. Әлеге “тыюлык муенсасы”на шулай ук, “Баргузинский”, “Байкал”, “Байкал-Лена” тыюлыклары, “Забайкальский” милли паркы да керә.

Әйтергә кирәк, тыюлыклар Русиядә, дәүләт тарафыннан сакланучы территория буларак кына каралмыйча, фәнни учреждение статусына да ия. Биредә теләсә нинди эшчәнлек алып бару тыела һәм ул җирләр үзенчәлекле табигать эталоны булып тора, ә милли паркларда күпмедер дәрәҗәдә кешеләр эшчәнлеге рөхсәт ителә.

Башкортстанда дәүләт тарафыннан сакланучы табигый мәйданнарның структурасы түбәндәгечә: әлеге категориягә караучы мәйданнарның 43 процентын — табигый заказниклар, 35ен — тыюлыклар, 14 процентын — милли парклар, 5 һәм 3 процентын, шул ук тәртиптә табигать һәйкәлләре һәм табигый парклар били.

Башкортстанда гомум мәйданы 370 мең гектар тәшкил итүче “Башкирский”, “Шүлгәнташ” һәм “Көньяк Урал” тыюлыклары бар. Алар биләгән җирләр республикадагы гомум мәйданның 2,5 проценттан кимрәк өлешен алып тора. Тыюлыкларның өчесе дә урман-тау зонасында урнашкан.

Башкортстан дәүләт тыюлыгы 1930 елда оештырылган. 1986 елга кадәр ул Көньяк Урал үзәгендәге һәм Агыйдел елгасының көньяк башлангычындагы Прибельский филиалы биләмәләренә кергән була. 1986 елда бу филиал үзаллы “Шүлгәнташ” табигый тыюлыгы статусына ия була. Аның төп максаты — көньяк Урал зонасындагы киң яфраклы урман табигатен, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклап калу. Тыюлык, шулай ук, урындагы бал кортлары популяциясен һәм “Шүлгәнташ” мәгарәсендәге палеолит чорыннан калган тарихи сурәтләрнең сакланышын тәэмин итә.

Көньяк Урал тыюлыгы Белорет районы һәм Чиләбе өлкәсенең Катав-Ивановск районы чикләрендә урнашкан. Аның мәйданы 256 мең гектарга җитә һәм Башкортстанда иң зур тыюлык булып тора. Башкортстандагы иң биек таулар — Зур Ямантау (1640 м) һәм Кече Ямантау (1510 м) — әлеге тыюлыкта урнашкан.
Русиядә соңгы елларда тыюлыклар һәм милли паркларны үстерүгә дәүләт игътибары арту күзәтелә. 2020 елга кадәр аларның саны, шул ук тәртиптә, 11 һәм 10га артачак. Якын елларда ил Хөкүмәте шушы максатларга дистәләрчә миллиард сум акча бүләргә әзерләнә.
Читайте нас: