+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 гыйнвар 2016, 02:00

13 гыйнвар. Изге Канут бәйрәме

3 гыйнварда Шве­циядә “Изге Канут көне” билгеләнә. Аның тамырлары бик ерак тарих төпкелләренә барып тоташа.

XII гасыр башында Даниядә король нәсе­лен­нән чыккан Канут Лавард исемле кеше яши. Башта ул үзе кебек үк тәхеткә дәгъва итүче туганнарыннан бер ягы белән дә аерылмый. Ләкин тора-бара, хәйлә һәм ришвәт ярдәмендә, хәзерге Германия җирләрендә яшәгән кечкенә славян кабиләсе – бодричларның башлыгы булып китә. Шуннан файдаланып, Канут үзенең абыйсы, Даниянең ул чактагы короле Нильсның тәхетенә дәгъва итә башлый. Бу корольнең улы Магнуска һич тә ошамый һәм ул 1131 елның 7 гыйнварында, Раштуа бәйрәме тәмамлангач, Канутны очрашуга чакырып, аның башын ярып үтерә.

Канутның улы Вольдемар, еллар үткәч, тәхеткә менеп утыра һәм Рим Папасыннан әтисенең исемен изгеләштерелүне сорый. Аның теләге тормышка аша. Канутның кабере өстендә булган күпсанлы могҗизалы хәлләрдән соң, халык аның үлгән көнен дә билгели башлый. Тора-бара бәйрәм, ни өчендер, 13 гыйнварга күчә. Бу – скандинав халыкларында Раштуа тәмамланган көн.

Канут Раштуаны куып җибәрүче булып исәпләнә. Бу көнне Яңа ел чыршыларын өйдән чыгарып ташлыйлар. Салам карачкыны әләм-сәләмгә киендереп, күршеләренең ишегенә терәп куялар да, урамда тавыш чыгаралар. “Ни булды икән?” дип, кеше өеннән атылып чыккач, карачкы аның өстенә ава. Шаяручыны мотлак тотып, чишендереп, өстенә карачкының ертык киемнәрен кидерергә кирәк. Шулай итмәсәң, синнән бөтен авыл көләчәк. Бу барып чыкса, әлеге шаянга бик авырга туры киләчәк, чөнки бер генә кыз да кичке уеннарда аның белән биюгә төшмәячәк. Әгәр шаяручыны тота алмасаң, карачкыны икенче күршеңнең йорт ишегенә терәп китәргә кирәк. Алдагы иртәгә кадәр ишегенә карачкы терәлеп калган йорт хуҗасыннан авыл халкы ел буена көләчәк.
Читайте нас: