Әтисе Зариф 9 яшьлек улын “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә илтә. Мәдрәсәдән соң 1904 елда егет Самарага урыс телен өйрәнергә китә. 4 ай чамасы укыгач, аерым укытучылар ярдәмендә гимназия программасы буенча имтиханга әзерләнә. 1905 елда “Мөхәммәдия”нең алдынгы карашлы шәкертләре белән җилем басмада яшерен рәвештә “Әльислах” (үзгәртеп кору) дигән гәзит чыгара башлый. Гәзитнең җитәкчесе һәм мөхәррире була. Журналистика белән ныклап мавыга, революцион-демократик эчтәлекле публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре яза.
1906 елда Г. Тукай катнашлыгында чыгарылган “Әл-гасрел җәдит” журналында аның “Париж коммунасы тарихы” дигән тәрҗемә мәкаләсе дөнья күрә. Тагын бер елдан Мәскәүдә чыга башлаган “Тәрбиятел әтфаль” (балалар тәрбиясе) журналында секретарь булып эшли. Шул ук елның язында Казанга ял итәргә кайткач, бик зур бәхетсезлеккә юлыга — паралич сугып, ике аягы да йөрмәс була. Шул хәлендә дә ул берничә айдан “Әльислах” гәзитен рәсми рәвештә чыгара башлауга ирешә,“Ялт-йолт”, “Кояш” дигән сатирик журналларда да эшли.
1907 елда Фатыйх Әмирханның “Гарәфә кич төшемдә” дигән беренче күркәм хикәясе басылып чыга. 1908 елда “Бәйрәмнәр”, шуннан соң “Хәзрәт үгетләргә килде” (1912), “Габделбасыйр гыйшкы” (1914), “Салихҗан карый” (1916), “Сәмигулла абзый” (1916) кебек күп кенә хикәяләр иҗат итә. 1908-10 елларда “Фәтхулла хәзрәт” дигән беренче татар сатирик романын яза. Гомумән, әсәрләренең күбесендә сатирик алымнар куллана. Күп әсәрләрендә искелекне, сыйнфый тигезсезлекне тәнкыйтьли, шулай ук татар хатын-кызлары хокукларын да яклап чыга. 1909 елда дөнья күргән “Татар кызы” әсәре моңа мисал булып тора. 1911 елда — “Хәят” повестен, 1912 елда “Урталыкта” романын яза. Моннан тыш, аның “Яшьләр”, “Тигезсезләр” пьесалары озак еллар сәхнәләрдән төшми уйнала.
Әдип Октябрь революциясен хуплап каршы алса да, озакламый хуҗалык һәм мәдәният өлкәләрендә совет һәм партия оешмалары үткәргән сәясәтнең кешегә һәм азсанлы милләтләргә каршы булуына көенеп, тәнкыйть чыгышлары ясый. Гореф-гадәтләрне бозуны, аерым шәхестән культ ясауны фаш итеп, 1924 елда “Шәфигулла агай” дигән сатирик повесть та яза.
Фатыйх Әмирхан 1923-24 елларда Казандагы татар театр техникумында да укыта. 1923 елның июлендә Башкортстанга кымыз эчеп дәваланырга килгәч, “Мөхәммәдия” буенча дусты, “Яңа авыл” (хәзерге “Кызыл таң”) гәзите журналисты Ризван Алушев (Ибраһимов) гаиләсендә туктала. Аның килүе Уфа җәмәгатьчелеге өчен зур бәйрәм төсен ала, бу турыда Сәйфи Кудашның, Афзал Кудашның, Риза Фәхретдиннең кызы Әсма Шәрәфнең истәлекләрендә шактый тәфсилләп бәян ителә.
Фатыйх Әмирхан 1926 елның 9 мартында нибары 40 яшендә вафат була.