+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
14 гыйнвар 2016, 02:00

15 гыйнвар. Гаделлек өчен көрәште

“Кызыл таң” журналисты Рәис Касыймовка иртәгә 80 яшь тулган булыр иде. Каләмдәшебез бу яшькә шылт та итмичә килеп җитәргә тиеш иде кебек. Сәламәтлегенә килгәндә, 76 яшендә дә кыш уртасында, күлнең бозын ватып, су коенып йөргән кеше иде ләбаса!

Рәис Касыймовны бала чагыннан ук язмыш башыннан сыйпамаган. 1936 елның 15 гыйнварында Кырмыскалы районы үзә­гендә туган. Совет һәм партия органнарында җитәкче вазыйфалар башкарган әтисе Шәяхмәт Хаҗиәхмәт улы үзе теләп фронтка китә. Өлкән лейтенант дәрә­җәсендә ротага командалык итә. Сталинград өчен барган алышларда кул-аягы яраланып, әсирлеккә эләгә. 29 көннән аларны коткаралар. Касыймовка “әсирлектә булган” дигән яманат тагыла, эшкә алмыйча интек­терәләр. Кулга алынудан аны КГБдан бирелгән “Әсир­лектә чакта үзен гаепләрлек фактлар булмаган” дигән белешмә генә коткара.

Бөтен авырлык балаларга төшә. Мәгариф бүлеге мөдире ул балалар укыган мәктәп җи­тәк­че­­ләренә аларга карата кырысрак булырга, югарыга үрләтмәскә күрсәтмә бирә. Аптырагач, Касыймов гаи­ләсе белән Уфага кү­ченеп китә. Тагын да биш елдан, 1956 елда, өстендәге бөтен ялган гаепләр алып ташлана. Фронттагы батырлыклары өчен алырга тиешле “Кызыл йолдыз” ордены аны эзләп таба. Баш­корт­станның персональ пенсионеры буларак лаеклы ялга чыга. Дүрт улы һәм бер кызы да төрле тармакларда фидакарь хезмәт салды.

Рәис Уфаның 9нчы башкорт мәктәбен тәмамлый. (Татарча гына түгел, башкорт һәм урыс телләрендә дә яхшы язуы менә каян икән!) Армиягә алына. Кече авиация белгечләре мәк­тәбендә укып чыккач, хәрби хезмәтен дәвам итү өчен Мурманск өлкәсенә реактив самолетлар механигы итеп җибәрелә. “Авиация отличнигы” исеменә лаек була.

1958 елда армиядән кайтып, мәктәп елларыннан ук элемтәдә торган “Ленинсе” гәзитенә тәрҗемәче булып эшкә урнаша, бер үк вакытта БДУда кичке бүлектә укый. Университет тәмамлагандагы диплом эше журналистикага багышлана, аның аерым өлеш­ләре республика матбугатында басылып чыга. Бераз вакыт телевидениедә эш­ләп ала да 1966 елда “Совет Башкортостаны” гә­зи­тенә күчә. Анда 7 ел хезмәт салгач, “Кызыл таң”да журналистлык эшен дәвам итә.

Безнең коллективка килеп кушылганда Рәис абыйга 38 яшь иде. Тәмәке тартмый, эчкәне дә сизелми. Шуңа “бер төркем иптәш­ләр” аны үз араларына кертми, аңа түбәнсетеп карый. Артык гадел кеше булуы да тегеләрнең саруын кайната. Өстәвенә, аны редакциянең профсоюз оешмасы рәисе итеп сайлап куйдылар. Ул заманда бу — шактый йогынтылы, тәэсир көченә ия вазыйфа, редакциядәге тәртип, социаль гаделлек өчен мөхәр­рир, аның урынбасарлары һәм җаваплы секретарь белән бер үк дәрәҗәдә җаваплы кеше. Монда ул иң беренче эше итеп коллектив өчен хәлиткеч әһәмияткә ия нәрсә — фатир алырга тиешле хезмәт­кәрләрнең чиратын тәр­типкә китереп, законга яраштырып куйды. Югыйсә, ул чират исемлеген, болганчык суда балык тотарга уңайлы булсын өчен, кайбер бәндәләр бутап-чуалтып, яшерен документка әверелдергән иде. Бу гамәле белән Касыймов күпчелекнең рәхмәтен алса да, үзен күралмаучыларны да ишәйтте.

Ул заманда редакциядә эш вакытында үз мәкалә­ләреңне язып утыру тыела иде. Син аларны эштән буш вакытта өйдәме, ял көн­нәрендә редакциягә килепме, язарга тиешсең. Чөнки һәр бүлекнең төп шөгыле чит авторлар хатларын эшкәртү иде. Рәис абый пропаганда бүлегенә “олавы белән” килгән хатларны башын да күтәрмичә эшкәртә иде. Аларның да күбесе — философлар, тарихчылар урысча язып китергән теоретик материаллар. Секретариатка запас туплап, автобуста берничә көнгә районнарга да чыгып, очерк, сурәтләмә яисә тәнкыйть мәкаләләре алып кайта.

Бүлек эше генәмени әле! Гәзиткә рәсми материаллар, аеруча Мәскәүдән, көлтәсе белән килә. Эш көне тәмамланып, кешеләр таралыша башлагач, гә­зитнең бер-ике битен тутырырлык доклад, закон, карар килеп төшә. Көн буе туктаусыз эшләгән тәрҗе­мәчеләр — хатын-кыз, балалар анасы — хәленә керергә кирәк. Менә шунда инде гаять оста тәрҗемәче Рәис Касыймовка ярдәм сорап ым гына кагалар. Шуны да әйтергә кирәк: Рәис абый гаилә кормаган, бөтен булмышын эшкә багышлады.

“Кызыл таң”да 25 ел эшләү дәверендә ул өлкән әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җаваплы секретарь вазыйфаларын башкарды. Тәнкыйть мәкаләләрендә һәм фельетоннарында җи­тешсезлекләргә, күз буяуларга каршы чыкты. Хәрби-патриотик тәрбиягә аеруча зур игътибар бирә иде ул.

Рәис Касыймов 1991 елда — “Башкортстан ССРның атказанган мә­дәният хезмәткәре” исе­менә, 1992 елда республика Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге пре­миясенә лаек булды, 1996 елда Башкортстан Рес­публикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

2012 елның июлендә су коенганда каләм­дәше­безнең йөрәге туктады.

Фәрит МИҢНУЛЛИНРәис Касыймовны бала чагыннан ук язмыш башыннан сыйпамаган. 1936 елның 15 гыйнварында Кырмыскалы районы үзә­гендә туган. Совет һәм партия органнарында җитәкче вазыйфалар башкарган әтисе Шәяхмәт Хаҗиәхмәт улы үзе теләп фронтка китә. Өлкән лейтенант дәрә­җәсендә ротага командалык итә. Сталинград өчен барган алышларда кул-аягы яраланып, әсирлеккә эләгә. 29 көннән аларны коткаралар. Касыймовка “әсирлектә булган” дигән яманат тагыла, эшкә алмыйча интек­терәләр. Кулга алынудан аны КГБдан бирелгән “Әсир­лектә чакта үзен гаепләрлек фактлар булмаган” дигән белешмә генә коткара.

Читайте нас: