Уфада Владимир Ильич ике тапкыр була. 1900 елның февраль һәм июнь айларында. Бу хөрмәткә Уфада музей оештырыла. Ленин яшәгән йорт янындагы ике катлы бина сайлана. Архитекторы – Г. Адамович. Оештыру эшләре 1938-41 елларда Надежда Крупская күзәтүе астында бара, анда шул еллардагы тормыш мохите булдырыла, Ленинның революцион эшчәнлеген чагылдыручы күргәзмә эшләнә.
Йорт-музей 1941 елның 21 гыйнварында ачыла. Өч ай эчендә музейга килүчеләр саны 12 мең кешедән артып китә. Барлыгы музейда 87 дәүләттән дүрт миллионнан артык кеше була. Аның иң беренче директоры – Ш. Хәнәфин. 1943 елдан алып 40 елдан артык музейны Хәят Әхмәтова җитәкли.
Сиксәненче елларда музей тирәли мемориаль зона оеша. Музей янында революциягә кадәрге Уфаның бер өлеше тергезелә. Кызыл кирпечтән өйләр төзелә, урам фонарьлары урнаштырыла. Бу урын дәүләт тарафыннан сакланучы архитектура һәйкәле дип игълан ителә.
Музей комплексы 2002 елда иске төзелешләр белән бергә юк ителә, ул урында элита торак комплексы күтәрелә. Иске өйдәге музей гына исән һәм эшләвен дәвам итә.