+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
21 гыйнвар 2016, 02:00

22 гыйнвар. Канлы якшәмбе

XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы, беренче чиратта, Русия эшче сыйныфы үзенең икътисади, сәяси проблемаларын хәл итү өчен көрәшкә күтәрелгән чор. Әлеге көрәш эшчеләр сыйныфыныкы гына булмый, чөнки аларга тора-бара крестьяннар, солдатлар һәм, иң мөһиме, укучы яшьләр кушыла.

1904 елда башланып киткән урыс-япон сугышы бу чуалышларга яңа көч бирә, чөнки илдә сугыш белән бәйле проблемалар – ачлык, кыйммәтчелек, мануфактура һәм корал җитештерү­челәр­нең баюы, авыл һәм шәһәр халкының бөлгенлеккә төш­кәннән-төшә баруы күзәтелә. Үзләренең яшәү рәвеш­ләре белән канәгать булмаган хезмәт ияләре арасында сугышка каршылык үсә бара.

Патша Николай II әмере буенча 1905 елның 22 гыйн­варында Петербургта эш­челәрнең тыныч демонстрациясе утка тотыл­ган көн “Канлы якшәмбе” буларак тарихта билгеле. Бу вакыйга бөтен ил эшчәннәренең нәф­рәтен уята.

Бу дулкын, әлбәттә, Башкортстанга да килеп җитә. Май-август айларында Баш­кортстанның 15 волостенда крестьяннар хәрә­кәте күзә­телә. Бу хәрә­кәт­ләрдә Бөре һәм Стәрле­тамак өяз­ләреннән 18дән артык авыл катнаша. Крестьяннар алпавытлар яулап алган җир һәм урманнарны кире кайтарып бирүне таләп итә. Алар салым түләүдән, ир-егет­ләрне хәрби хезмәткә җибәрүдән баш тарта.

1905 елның июлендә Потемкин броненосецы матрослары баш күтәрә. Алар арасында Бөре өязенең (әлеге Дүртөйле районы) Ляпустино һәм Ишбулат авылларыннан Ульян Васильев һәм Михаил Чиглинцевлар да була.

1905 елның март-апре­ль айларында пети­цияләр кампаниясе оештырыла. Авыл җыен­нары үтә, халык вәкил­ләре сайлана, аларга губернаторга петицияләрне тапшыру бурычы йөкләтелә. Бу пети­цияләр патшага тугрылык белән сугарылган була, анда бары тик ике үтенеч яңгырый: мөселманнарның дини мәсьәләләрен хәл итү һәм патшага петиция төзү өчен губерна киңәшмәсен чакырырга рөхсәт сорау. “Без яшерен җыелырга теләми­без, — дие­лә Бөре өязе Өч­бүлә авылы дворяны Шәйбәк Тупиевтан табып алынган петициядә. — Безнең киңәшмәнең патша һәм аның хөкү­мәте дошманнары җыелышы белән бернинди уртаклыгы юк”. Бу петициягә Өчбүлә, Казаклар, Җәйләү, Үткен, Юкәлекул, Атсуяр, Баеш, Уртай, Яндыз, Яңа Кәңгеш һәм Бадрак авылларыннан култамгалар җыялар.

Мәскәүдә 7 декабрь­дә­ге кораллы восстание револю­циянең иң югары ноктасы була. Эшчеләр ул көнне баррикадаларда сугыша. Владимир Ильич Ленин (Ульянов) билгелә­венчә, бу вакыйга 1917 елдагы Октябрь револю­циясенең “генеральный репетициясе” була.
Читайте нас: