Австралия материгында, Тасмания, Һиндстан һәм Тын океаннары утрауларында урнашкан дәүләт дөньяда алдынгы урыннарда бара. Ил икътисади яктан югары дәрәҗәдә үсешкән. Мәйданы зурлыгы буенча дөньяда алтынчы урында. Һәр елның 26 гыйнварында Австралия көне билгеләнә. Бу истәлекле датаның үз тарихы бар.
Тарихтан мәгълүм булуынча, XVIII гасырда Көнбатыш Европаның үсешкән дәүләтләре, океаннар гизеп, яңа колонияләргә нигез сала, моңарчы билгеле булмаган материкларны ача. 1788 елның 26 гыйнварында Австралиядә Яңа Көньяк Уэльс Бөек Британия колониясенә нигез салына. Бу көнне Бөек Британия флоты адмиралы Артур Филипп 11 җилкәнле корабтан, 1487 кешедән торган флот белән Порт-Джексон култыгына килеп төшә. Филипп бу урынны эчке эшләр министры Томаш Тауншенд, 1нче виконт (графлык белән баронлык арасындагы титул) Сидни исеме белән “Сидней-Ков” дип атый. Шушы хөрмәттән Австралиянең башкаласы Сидней дип йөртелә башлый. Шулай итеп, ул чакта Яңа Голландия дип йөртелгән Австралия Бөек Британия колониясенә әверелә.
Австралия көне беренче тапкыр 1808 елда билгеләнеп үтелә. 1818 елда Яңа Көньяк Уэльска нигез салу бәйрәме беренче тапкыр рәсми дәрәҗәдә билгеләнә. Бүген исә 26 гыйнварда Австралия көне билгеләнә, ял көне санала. Бәйрәм фестивальләр, концертлар һәм башка тантаналы чаралар белән билгеләнә.