Генераль ассамблея Освенцимдагы нацистлар лагере тоткыннарының совет гаскәрләре тарафыннан азат ителүенә 60 ел тулу уңаеннан үткәрелгән махсус утырышын бер минут тынлык белән башлап җибәрә. Освенцим лагеренда төрле чыганаклар буенча, 1,5тән 2,2 миллионга кадәр кеше һәлак ителгән.
2015 елның гыйнварында Русия Президенты Владимир Путин, Кызыл Армиянең Освенцим концлагере тоткыннарын азат итүенең 70 еллыгы һәм Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган Мемориаль кичә-реквиемда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, болай диде: “Холокост – кешелек тарихындагы иң фаҗигале һәм хурлыклы сәхифәләрнең берсе. Бер гаепсез миллионлаган кеше нацизм корбаны булды, алар үлем лагерьлары тәмугы аша узды, атып үтерелде, газапланды, ачлык һәм авырулардан вафат булды. Әлеге ерткычлык һәм вәхшилеккә нәкъ менә Кызыл Армия нокта куйды: ул яһүдләрне генә түгел, Европа һәм дөньяның башка бик күп милләтләрен юкка чыгарудан саклап калды.
Без тарихны яңадан язарга омтылу, илебезнең Бөек Җиңүгә керткән өлешен киметеп күрсәтүнең нацизм җинаятьләрен акларга тырышу, аның һәлакәткә китерүче идеологиясен яңадан кайтаруга юл ачу икәнлеген аңларга тиешбез. Уртак үткәнебез гыйбрәтләрен оныту әлеге куркыныч фаҗига кабатлануга китерергә мөмкин. Һәм менә шуңа да без Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгалары турындагы дөреслекне, исәннәр һәм үлгәннәрнең батырлыгын, абруен, мактаулы исемнәрен якларга тиешбез. Бу — безнең киләчәк буыннар каршындагы бурычыбыз һәм намус эше”.
Дөньяның күп кенә илләрендә геноцид корбаннары истәлегенә багышланган мемориаллар бар, 27 гыйнварда аларда мәтам, искә алу чаралары үтә.