Тора-бара диңгез асылташларын кырлап, төрлечә уеп-сырлап матурлый башлыйлар.
Тарихтан мәгълүм булуынча, ювелир сәнгате борынгы гарәп илләрендә барлыкка килә. Сүз уңаеннан шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: гарәпләрнең асылташларны кырлау осталыгы серенә әлегәчә беркем дә төшенә алмый. Арытаба безнең илдән дә ювелирлык осталыгына өйрәнү өчен ул якларга өйрәнчекләр җибәрелә башлый. Алар андагы остаханәләрдә тәҗрибә туплап, шул серләрнең асылына төшенеп кайта.
Гарәпләр нигез салган ювелир һөнәренең серләре килеп ирешкәннән соң, бездә дә бу юнәлештә эшләр киң колач ала. Әйткәндәй, Русиядә ювелирлык сәнәгате ил белән Екатерина II патшабикә хакимлек иткән чорда аеруча нык үсеш кичерә. XVII гасыр аристократлары арасында, нигездә, алтын-көмеш, сапфир һәм рубин кебек асылташлардан ясалган бизәнгечләргә өстенлек бирелсә, XVIII гасырда алар алмаз, топаз, изумруд, рубин кебек ташларга күчә. Аларның күбесе, нигездә, патша таҗы һәм киемнәрен бизәгәндә кулланылган.
Сүз уңаеннан тагын да шунысын әйтеп үтү мөһим: безнең җирлектә, Урал якларында малахит, тау бәллүре, лазурит, агат, яшма кебек ташлар күпләп табыла.
Гомумән алганда, алтын приискалары, кыйммәтле ташларны эшкәртү фабрикалары, Карл Фаберже исемендәге ювелирлар йорты иң беренче булып юкка гына Русиядә оештырылмаган.