Мәскәү янындагы сугышта җиңелгәннән соң 1942 елда Германия төп тәэмин итү юлын — Идел елгасын алу карарын кабул итә. Гитлер һөҗүмне Сталинградка каршы юнәлтә. 23 августта шәһәрне утка тотканнан соң 40 мең Совет кешесе һәлак була, шәһәр биналарының яртысыннан күбрәге юк ителә, Сталинградтан хә-рабәләр генә кала.
Сентябрьдә фашистлар Сталинградка бәреп керә. Һәр бина, йорт өчен каты сугыш бара. Павлов йорты, Тегермән өчен сугышлар тарихта мәңгелеккә кала.
Василий Чуйков җитәкчелегендә 62нче армия һәр йорт өчен батырлык күрсәтеп сугыша һәм көн саен тупка тотуга, ачлыкка, салкынга карамастан, солдатлар чигенми. Алар фашист гаскәрләренә Идел буенда ныгынырга ирек бирми.
Чуйков гаскәре батырлыгы Совет хәрби җитәкчелегенә “Уран” контрһөҗүм операциясен гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Ул 1942 елның 19 ноябрендә башлана. 23 ноябрьдә Калач шәһәрендә фашистлар чолгап алына. Декабрьдә немец фашистларын юк итү буенча “Сатурн” операциясе башлана.
Фашистлар үз операцияләрен декабрьдә Манштейн җитәкчелегендә башлый. Ләкин Родион Малиновский җитәкчелегендә 2нче гвардия гаскәре фашистларга боҗраны өзәргә мөмкинлек бирми. Фашистлар бу уңышсыз операциядә 40 мең хәрбине югалта, 25 декабрьдә Манштейн чигенә.
1943 елның 22-26 гыйнварында Совет гаскәрләре Мамай курганында берләшә, 31 гыйнварда Константин Рокоссовский җитәкчелегендәге гаскәрләр Паулюсны һәм аның ставкасын әсирлеккә ала. 1943 елның 2 февралендә фашистлар чигенә.
Сталинград сугышы — Икенче бөтендөнья сугышының иң зур хәрби-сәяси вакыйгасы. Моннан соң Совет гаскәрләре дилбегәне үз кулына ала. Совет солдатының гына түгел, офицер, генераллар корпусының, шулай ук совет халкының да рухы күтәрелә, җиңүгә өмет ныгый.
Сталинград сугышында җиңүне 1943 елда Англия, АКШ һәм башка антифашистик илләр союздашлары бәйрәм итә. Хәтта Бөекбритания короле Георг VI Сталинград шәһәренә бүләккә кылычын җибәрә, анда: “Корыч кебек нык Сталинград кешеләренә. Батырлыгыгызга таң калган Британия халкыннан, Бөекбритания короле Георг VIдан” дип язылган.