Соңгы вакытта әлеге конвенцияне яклап, аңа кушылучы илләр саны арта бара, 160тан артык дәүләт анда әгъза булып тора. Шунысы мөһим, бу конвенция экосистеманы планета киңлегендә саклау юнәлешендә беренче глобаль документ булып тора. Рамсар конвенциясе төрле кыйтгаларда сазлыклы, ясалма яки табигый торфлы җирләрнең, төче һәм тозлы суларның, шул исәптән диңгез суларының күтәрелеп яңадан кимегәндә тирәнлеге 6 метрдан артмаган яр буе мәйданнары сакланышын тәэмин итә.
Әлеге вакытта илебезнең 21 төбәгендә халыкара әһәмияткә ия булган һәм Рамсар конвенциясе исемлегенә кергән сулы-сазлыклы 35 төбәк бар. Әйткәндәй, Русия территориясендә дөньядагы барлык төче су запасының 20 проценты тупланган. Бездә әлеге категориягә кергән мәйданнар – 10,7 миллион гектар, ә Рамсар конвенциясе исемлегендә мондый биләмәләр 122 миллион гектардан арта.
Русиядә халыкара әһәмияткә ия булган сулы-сазлыклы җирләр категориясендә Идел буе дельтасы мөһим урын тота. Биредә уникаль биотөрлелек тупланган.
Башкортстанда да сазлыкларны табигый хәлендә саклап калу зур проблема булып тора. Республикадагы 188 табигать һәйкәленең нибары 14е генә сазлыклар экосистемасын сакларга сәләтле булып кала. Аларның күбесе республиканың урман зонасында урнашкан. Ә инде урман-дала һәм дала зоналарында сазлыкларны кибүдән саклый алучы өч табигать һәйкәле бар. Республика галимнәре тырышлыгы һәм Хөкүмәт ярдәме белән төбәктә сазлыклы мәйданнарның сакланышын һәм торф яткылыкларын табигый хәлдә калдыруны тәэмин итү максатында махсус программа кабул ителгән.
Әлеге вакытта үткәрелүче тикшеренүләргә ярашлы, Башкортстанның урман-дала зонасында фәнни әһәмияткә ия 14 сазлык исәпкә алынган. Бу мәйданнар белгечләр тарафыннан уникаль экосистемага ия һәм сирәк очрый торган хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы үсешен саклаучы урыннар дип билгеләнә.