Ырынбурдагы “Кызыл йолдыз” гәзите мөхәррире чагында 1919 елда Муса Җәлилнең тәүге шигырьләрен бастырып чыгарган һәм 1922 елда Уфага “Башкортстан” гәзитенә җитәкчелек итәргә килгән Даут Юлтый үзенең тәүге улына Таң дип исем куша. Ә тагын ике елдан дөньяга килгән кызчыкның исән калырына өмет аз була — чөнки ул нибары җиде айлык булып туа. Нәнәсенең: “Үлә инде бу бала, үлә...” дип мыгырдаганын ишеткән табибә кистереп әйтеп куя: “Сез нәрсә сөйлисез, апа? Ниндирәк тә кыз булып үсәчәк әле ул! Мин әйтте диярсез, артистка булачак ул!” Ә Нинель дигән сәер исем — Ленинның киресенчә укылышы.
Үзләрендә укытырга малайлар, кызлар җыярга 1935 елда Уфага килгән Ленинград хореография училищесы белгечләре Нинельнең аякларына да игътибар итәләр. Шулай итеп өченче сыйныф укучысына, әти-әнисе кочагыннан чыгып, ерак шәһәргә юл тотарга туры килә. Анда белем алырга керешкән төркем җәй саен Уфага кайтып, сәхнәдә чыгыш ясый. Кызчык икенче тапкыр кайтуында, 1937 елның 27 июль төнендә, Юлтыевлар өенә тентү белән керәләр, бөтен әйберне идәнгә туздырып ташлап, гаилә башлыгын үзләре белән алып китәләр. Шуннан соң аны хатыны да, балалары да башкача күрми.
Сентябрь башында сабакташлары белән Нинель дә Ленинградка китәргә тиеш була. Вокзалда аларны тезеп, барлап чыгалар. Шулвакыт ят бер кеше Нинельне читкәрәк чакыра да: “Синең Ленинградка барырга хокукың юк, монда каласың”, — ди. Бу хәлне балаларны озатучылар да эндәшми генә күзәтеп тора. Эндәшүдән нинди мәгънә?! Кечкенә чемоданын тотып, кызчык перронда ялгыз кала. Кемнеңдер киңәше белән ул әтисенең якын дусты, каләмдәше, БашЦИК рәисе Афзал Таһиров янына бара. Тегесе дә ярдәм итә алмый, күзенә карамаска тырышып: “Гафу ит, кызым”, — дип кенә куя. Озакламый бу шәхесне дә атып үтерәләр.
Юлтыевларның мөлкәтен конфискацияләп, фатирларыннан куып чыгаралар, берничә көннән балаларның әнисе Фатыйма апаны да төрмәгә утырталар. Таңны әнисенең Богырыслан шәһәрендәге туганнары үзләренә тәрбиягә ала. Хореография училищесы укытучысы Александр Ширяев, Нинельнең фаҗигале хәле турында ишетеп, Уфадагы тиешле органнар белән сөйләшә һәм кызчыкны хәстәрләп, Ленинград поездына утыртып җибәрүләрен сорый, хәтта билет алырга акча да сала. Үзе дә күп кайгы-хәсрәт күргән 70 яшьлек бу укытучы булачак балеринаны җәй саен, өр-яңадан киендереп һәм күчтәнәчләр алып, Богырысландагы туганнарына озата. Укытучысын Нинель картәти дип йөртә, гомеренең ахырына кадәр аңа рәхмәт хисләрен саклый.
Аерылышуларына ике ел тулгач, Нинельгә әнисен барып күрергә рөхсәт ителә. Александр Ширяев билет алып, кызны “халык дошманнары”ның гаилә әгъзалары иза чигүче Темников лагерьларына озата. Ә тагын да бер елдан Нинель Юлтыева абыйсының һәм үзенең мохтаҗлыкта яшәвен аңлатып, әниләрен иреккә чыгаруларын үтенеп Мәскәүгә “юлбашчылар” исеменә хат юллый. “Юлбашчылар”ның балалар хәленә керүе ул хатны хореография училищесы адресына җибәреп, кызга карата тәрбияви чараларны көчәйтергә киңәш бирүдән узмый. Моннан соң да әле җиде ел буе ана кеше лагерьларда була, ике арада тик хатлар гына йөри. Менә ананың бер хатыннан өзек: “Сөекле кызым, мине синең хатларың гына яшәтүен беләсең инде. Соңгы хатыңны һәм фоторәсемеңне алгач, шатлыктан бик озак еладым. Син үскәнсең, яхшы укыйсың икән. Сине күрү мөмкинлегем юк, хат кына яза алам. Сиңа 14 яшь тулып килә, туган көнең белән котлап, шушы чәчәк рәсеме җибәрүдән башкасын булдыра алмыйм, балакаем. 1 февраль, 1940 ел.”
Бөек Ватан сугышы башлангач, училище укучыларын җыеп алып, иртәгәдән өйләренә кайтып китәргә кирәклеген әйтәләр. Нинель кая кайтсын, өе кайда аның? Ярдәм кулы сузарга “картәтисе” Александр Ширяев та юк, ичмасам — шул ук елның апрелендә ул кинәт кенә үлеп китә.
Диплом алу өчен тагын бер ел укыйсы бар. 15 яшьлек Нинель Юлтыеваны Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрына бик кечкенә хезмәт хакына эшкә алалар. Яшәгән урыны да шундагы салкын бер бүлмәдә була. Көзен Уфага Киев опера һәм балет театры эвакуацияләнә. Ике коллектив бер түбә астында иҗат итеп, спектакль куя, аларда Нинель дә катнаша. Ленинградтагы хореография училищесы вакытлыча Пермьгә күчерелә. 1943 елның ахырында, укып бетерер өчен, Нинельне дә шунда җибәрәләр. Ләкин бик тиздән, беренче башкорт милли балеты “Сыңрау торна”га репетицияләр башлану белән аны Уфага чакырып кайтаралар. Төп партия Зәйтүнгөлне биергә Зәйтүнә Насретдинова белән Нинель Юлтыева билгеләнә. Сугыш әле дәвам итүгә карамастан, хәрби хезмәттәге биючеләр Хашим Мостаев, Әдһәм Нарыков, музыкант һәм дирижер Хәсби Фазлуллин һәм башкалар театрга эшкә кайтарыла. “Сыңрау торна”ның премьерасы 1944 елның мартында — БАССРның 25 еллыгы бәйрәм ителгән көннәрдә була.
Сугыш тәмамлану белән Хәсби белән Нинель, өйләнешеп, Казанга күченеп китә-ләр. Хәсби Вәли улы Фазлуллин (1909-95) — РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татар дәүләт опера һәм балет театры дирижеры, Казан консерваториясе укытучысы.
Нинель Даут кызы җитме-шенче-сиксәненче елларда Мисырда, Венесуэлада балет труппасының, балет институтының сәнгать җитәкчесе, педагог-балетмейстеры булып та эшләп ала.
Мәшһүр якташыбыз 2014 елда вафат булды.