+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
6 февраль 2016, 02:00

7 февраль. Мөлек — хакимлек ул

Баһавилар дине барлык расаларны һәм халыкларны берләштерү максатын куя. Британия энциклопедиясе мәгълүматларына караганда, таралу даирәсе буенча ул христиан диненнән генә калыша. Әлеге дингә Баһаулла атлы кеше нигез сала. Баһавилар тәгълиматы буенча, киләчәктә Җир шарында бәхет-сәгадәт хакимлек итеп, кешеләр гармониядә һәм тигезлектә яшәячәк.

Григориан календаре буенча 7 февральдә баһавилар бөек бәйрәм – Мөлек аеның унтугызынчы көнен билгели. “Мөлек” сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә “хакимлек” дигәнне аңлата. Бәйрәм өч өлештән тора: дога кылу, административ һәм социаль. Аларның һәркайсын үткәр­гән­дә матур музыка яңгырый. Кеше­ләр күңелне күтәрүче, шатлыклы чыгышлар ясап, Баһауллага дан җырлый, аны дөньяны коткаручы итеп күрсәтергә тырыша. Баһавилар бу көнне бер-берсенә чиксез кунакчыллык күрсәтә, ахырда барысы да бергә гомум җыен үткәрә. Анда община өчен әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә. Бәйрәмдә баһавилар яшә-гән һәр төбәккә хас мәдәни һәм тарихи үзенчәлекләр саклануы зарури.

Коръән Кәримдә әйтелүенчә, ке­шелеккә җибәрелгән иң соңгы пәйгамбәр – Мөхәммәт (с.г.в.). Бу яклап баһавилар дине традицион диннәргә каршы килә, чөнки анда гади җир кешесе – Баһаулла пәйгам­бәр дәрәҗәсенә күтәрелә һәм табыну объектына әверелә.
Читайте нас: