+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
6 февраль 2016, 02:00

8 февраль. Казанышлар санап бетергесез

8 февральдә Русия фәне көне билгеләнә. Ул – Президент Б. Ельцин указы нигезендә 1999 елның 7 июнендә гамәлгә кертелгән чагыштырмача “яшь” бәйрәм. Совет чорында ул бер көн белән генә чикләнмичә, атна дәвамында – 18-25 апрель көннәрендә билгеләнә. Аның гасырлар төпкеленә барып тоташкан үз тарихы бар. 1724 елның 8 февралендә (иске стиль белән 28 гыйнварда) Петр I карары белән Фәннәр һәм Сәнгать академиясе оештырыла. Ул моңа кадәр төрлесе төрле якка сибелеп эшләгән галимнәрне бер йодрыкка туп­лап, фәнне дәүләт мәнфәгатьләренә буйсындырырга тиеш була. 1925 елда оешманың атамасы СССР Фәннәр академиясе итеп үзгәртелә. СССР таркалгач, 1991 елда ул Русия Фәннәр академиясе исемен ала.

Русия фәненең казанышлары санап бетергесез. Михаил Ломоносов, Иван Павлов, Дмитрий Менделеев, Константин Циолковский, Петр Капица, Лев Ландау, Игорь Курчатов, Павел Александров, Сергей Королев, Жорес Алферов кебек галимнәрнең исеме дөнья фәненең алтын фондына кергән. Русия – биосфера турындагы өйрәт­мә гамәлгә кергән беренче ил. Җирнең тәүге ясалма юлдашы да космоска бездән очырыла, дөньядагы беренче атом электр станциясе дә биредә файдалануга кертелә.

Төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен күп­санлы Русия һәм совет галимнәре Нобель пре­миясенә лаек була. Аларның беренчесе – акаде­мик Иван Павлов. Фән өлкәсендәге иң югары бүләк аңа 1904 елда ашказаны физиологиясен тик­шергән хезмәтләре өчен бирелә. 1908 елда Илья Мечников, кеше иммунитетының үзенчә­лек­ләрен ачып, шулай ук әлеге мәртәбәле пре­миягә лаек була. Совет чорында Нобель премия­сен алган Петр Капица, Жорес Алферов кебек галимнәр, нигездә, төгәл фәннәр өлкәсендә дан казанган. Бу традиция cоңгы дәвердә дә дәвам итә. Мәсәлән, 2003 елда әлеге премиягә лаек булган Алексей Абрикосов һәм Виталий Гинзбург та, 2010 елда Нобель бүләген ватандашларыбыздан иң соңгы булып алган Константин Новоселов белән Андрей Гейм да – физиклар.

Бүгенге көндә Русия Фәннәр академиясе зур тугыз фән өлкәсе һәм күпсанлы юнәлешләр буенча эшли. Оешма структурасына 3 төбәк бүлеге, 15 фәнни үзәк карый. Гомумән алганда, Ака­де­миягә 470 гыйльми оешма керә. Аларда барлыгы 55 меңнән артык фәнни хезмәткәр эшли. Шу­лар-ның 500дән артыгы академик дәрәҗәсенә ия, ә 800ләбе Фәннәр академиясендә мөхбир-әгъза булып тора.

Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге дә нәтиҗәле эшли. Ул СССР Министрлар Со­веты карары белән 1951 елның 12 маенда оештырыла. Бу дәвердә ул СССР Фәннәр ака­демиясенең Башкортстан филиалы исемен йөртә. 1961 елда үзәкләштерү сәясәте нәтиҗәсендә оешма тулаем РСФСР хөкүмәте карамагына тапшырыла. Бары тик 1967 елда гына ул үз хокукларын кире кайтаруга ирешә. Атамасын кат-кат үзгәрткәч, 1993 елда оешма бүгенге исемен ала. Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге әлеге көндә 13 фәнни-тикшеренү институтын берләштерә.

Русия Хөкүмәте, фән өлкәсен тиешле дәрә­җәдә финанслап, яңа тикшеренүләргә юл ачарга тырыша. Соңгы чор кризисына кадәр фәнни программаларны гамәлгә ашыру өчен бюджеттан ел саен 250 миллиард сум акча бүленә иде. Бүгенге көндә чыгымнар кимесә дә, гыйльми өлкә дәүләт игътибарын югалтмый.
Читайте нас: