Көннәрдән бер көнне аларның җиренә Дионис исемле шәраб алласына табынып яшәүче фрак кабиләләре күпләп күченеп килә башлый. Һәм, нәтиҗәдә, алар үзләренең шәраб кою осталыгы серләрен Балкан ярымутравының төньяк-көнчыгышына VII гасырда килеп урнашкан болгарларга да өйрәтә. Үз йола-кануннарына хас булмаса да, алар, бу мәҗүси ышануларга тартым күренешне үз күреп, ел саен 14 февральдә билгеләүне күркәм гадәткә кертә.
Тарихтан аның 250 елда Никее шәһәре чиркәвенең христиан рухание Трифонның җәзалап үтерелүе вакыйгасына нигезләнеп оештырылуы билгеле. Бер көзне, виноградлыкларга саранча ябырылгач, халык яраткан кәсебен саклап калуны кайгыртып, изге Трифонның рухын ярдәм сорап чакыра башлый.
Алар бу көнне, виноград чыбыкларын кисеп җиргә күмеп, мул уңыш теләп, изге Трифон рухына дога кылган. Соңыннан, мәрхүмгә карата әйтү килешеп бетмәсә дә, Изге Трифонга “Зарезан” (суелган) дигән кушамат тагыла.
Хәзерге Изге Трифон көнен, йөзем үстерүчеләр белән бергә, бакчачылар да, яшелчәчеләр дә, шәраб кою таверналары хуҗалары да билгели.
Бу мәҗлестә шәраб елга булып ага. Чынмы-ялгандырмы, төрле юраулар һәм ышануларга караганда, агач кисмәктәге йөзем шәрабында чума-чума коенучылар да булган икән, дип тә сөйлиләр...
Өч көн җырлап-биеп күңел ачканнан соң, ирләр бер тәүлекне тәмле сутлар, тозланган кыяр суы гына эчүгә багышлаганнар.
Соңгы вакытта, чиркәү календарена кайбер үзгәрешләр кертелү сәбәпле, Трифон Зарезан бәйрәме 1 февральдә билгеләнә башлый. Ә шулай да аны, күнегелгән гадәтне бозмыйча, 14 февральдә үткәрүче төбәкләр дә бар.