Сезнең каз бәбкәләре саклаганыгыз булгандыр бит. Без дә шулай үстек. Урамдагы барлык бала-чага, каз оясына төяп, тегеләрне яшел чирәмгә алып чыгабыз да үз дөньябызга чумабыз: “дөнья” корабыз, “өйле” уйныйбыз.
Баш өстеннән еш кына самолетлар да оча. Әллә ашлама сибәләр шунда, белгән юк. “Самолет, самолет, возьми нас в полет!” – дип кычкырып калабыз. Кемдер сөйли, имеш, кызыл чүпрәк болгасаң, самолет төшә икән. Бер кызыйның кызыл яулыгын алдык та, әй болгыйбыз, әй болгыйбыз, артыннан чабабыз. Күргәндер инде очучы, баш өстендә әйләнә башлады. Котлар очты, тавык чебешләре кебек кем кая кереп качтык, курыктык.
Хәзер белдем инде, алар данлыклы “кукурузниклар”, ягъни “АН”-2” очкычлары булган икән. Бүген аларның әллә күпме модификацияләре бар. 1965 елда “Антей” дип йөртелә торган дөньядагы иң зур самолет оча башлый. Мыскыл итүләре булдымы икән, НАТО классификациясе буенча аны “Әтәч” (Петух) дип йөртәләр. Бүген дә оча алар, ерак-ерак араларга авыр йөк ташыйлар.
Мисалга, ерак Себергә бульдозер, экскаватор, куәтле электростанцияләр “ә” дигәнче барып җитә. Менә шулкадәр йөк белән алар алты мең метрдан биегрәк күтәрелә. Илдә генә түгел, бөтен дөньяда бәла-казалардан коткаручы да ул.