Муса шигъри табигатьле, нечкә күңелле булып туган. Гади хезмәт ияләренең азатлыгы өчен көрәш романтикасы тиз тәэсирләнүче яшүсмернең кулына каләм тоттыра. Муса хәлиткеч вакыйгаларның эчендә кайнарга омтыла. 1919 елда унөч яшьлек малай комсомол сафына баса, шул ук елда матбугатта “Кечкенә Муса” псевдонимы белән тәүге шигырьләрен бастыра. Пьесалар яза башлый. Аларның Ырынбур шәһәре театрында да куелуын яшь талантның танылуы дип исәпләргә мөмкин.
1922 елда Муса Казанга юл тота, “Татарстан” гәзитендә эшли башлый. “Каз канаты”, “Бибкәй кыз” кебек мелодраматик музыкаль әсәрләре Казан, Уфа, Ырынбур, Ташкент театрларында куела. Шагыйрь Фәтхи Бурнаш төзегән “Көрәш җырлары” җыентыгында (1923 ел) Муса Җәлилгә шактый зур урын бирелгән. Татар әдәбияты тарихында билгеле урын алып торучы “Авыру комсомолец” поэмасын язган Муса егерменче еллар урталарында ялкынлы комсомол шагыйре булып таныла. Балалар әдәбиятын үстерү, җанландыру буенча да зур эшчәнлек күрсәтә. “Кечкенә иптәшләр” журналы мөхәррире, “Октябрь баласы” журналын оештыручы һәм аның мөхәррире булып эшләү чорында яшь буынны чын патриот, граждан итеп тәрбияләүгә күп көч куя. Биредә журналист буларак та аның каләме чарлана.
Комсомолда эшләү, ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросы секретаре вазыйфасын башкару Муса Җәлилне шагыйрь итеп тә, көрәшче итеп тә чыныктыра. 1931 елда ул Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. Шигырьләр, публицистик мәкаләләр, тәнкыйть-рецензияләр яза. Мәскәү татар пролетар язучылары ассоциациясенең өченче секретаре булып та эшли. 1933 елда СССР Үзәк Башкарма Комитетының Милләтләр Советы органы булган “Коммунист” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә. 1933-34 елларда берничә ай тоташтан гәзитнең күчмә редакциясен җитәкли һәм Төньяк Уралда, Түбән Идел краенда, Татарстанда, Тула, Ленинград шәһәрләрендә гәзитнең махсус саннарын чыгарып килә.
1928 елда Мусаның яшь композитор Латыйф Хәмиди белән иҗади дуслыгы башлана. “Октябрь баласы”, “Ударниклар” журналларында аларның берлектәге марш, романс, сонаталары, эстрада җырлары басыла. Утызынчы елларда Җәлил шигырьләренә музыка язмаган татар композиторы булмый диярлек. С. Сәйдәшев, Ф. Яруллин, Н. Җиһанов, М. Мозаффаров, А. Ключарев, Җ. Фәйзи, З. Хәбибуллин һәм башкалар... Җыр Муса Җәлилне опера сәнгатенә алып килә. Аның “Алтынчәч”, “Илдар” либреттолары нигезендә Нәҗип Җиһановның опералары сәхнәләрне яулый.
Муса Җәлил 1941 елның 13 июлендә ил саклаучылар сафына баса. Хәрби-сәяси курсларны тәмамлаганнан соң, Волхов фронтына китә, “Отвага” гәзите хәбәрчесе буларак, алгы ут сызыгында, дәһшәтле сугыш операцияләрендә актив катнаша.
Шагыйрьнең сугыш юлы фаҗигале була. Чолганышта калып, алар бик каты һәм озак сугыш алып бара. Муса берничә тапкыр яралана һәм 1942 елның 26 июнендә, аңын югалткан хәлдә, фашистлар әсирлегенә эләгә. Аның әсирлектә узган фаҗигале, әрнүле көннәренең саны 791 дип исәпләнә. Беренче “Моабит дәфтәре”ннән шундый юлларны укыйбыз: “Әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмада катнашуда, совет пропагандасын таратуда гаепләнеп, кулга алынды, төрмәгә ябылды”.
Муса Җәлил Варшава төрмәсендә дә, Берлинның Моабит, Тегель, Шпандау, күчмә төрмәләрдә дә утыра. Аның белән бергә Тегельдә иза чиккән Михаил Иконников истәлегеннән бер өзек: “Суд утырышына җәлилчеләрне сәгать 9га китерәләр. Анда алар барысы бергә очрашалар. Бу очрашу алар өчен зур шатлык була. Тимер белән богауланган тоткыннарга, физик зәгыйфьлеккә, хәлсезлеккә карамастан, бу очрашу ихтыяр көчләрен ныгытырга ярдәм итә. Бер-берсенең дусларча карашы, якын итеп сәламләве аларга көч бирә.
Муса үз төркеме исеменнән соңгы сүз белән чыгыш ясый, Германиягә хыянәт итүчеләр алар түгел, ә Гитлер өере икәнлеген әйтә. Ул сүзен болай дип тәмамлый:
– Без шуның белән горур – фашизмны тар-мар итү эшенә үзебездән кечкенә булса да өлеш керттек һәм без бу көрәшне дәвам иттерә алмавыбызга бик үкенәбез. Элек сез, төрле ялган кәгазьләр күрсәтеп, безне хыянәтчеләр дип атадыгыз. Хәзер үзегез дә күрәсез, бу маташуларыгыз сабын куыгы кебек шартлады, тикшерүчеләрдә безгә каршы бернинди дә дәлил юк иде, шуңа күрә алар безгә яңа “гаепләү” – безнең командование белән бәйләнешкә керүне, шпионлыкны тактылар. Ләкин бу дөрес түгел. Без беркем белән дә бәйләнешкә кермәдек. Дөрес, моны башкара алмавыбыз бик кызганыч. Без – совет кешеләре һәм без Ватан алдындагы бурычыбызны үтәдек”.
Җәлилчеләрне 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсенә алып киләләр һәм фашист палачлары аларны гильотинада һәлак итәләр. Каһарман милләттәшләребезнең исемнәре онытылмаска тиеш! Менә алар: Гайнан Кормашев, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров.
Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Муса Җәлилгә 1956 елның 2 февралендә Советлар Союзы Герое исеме, әсирлектә иҗат иткән “Моабит дәфтәрләре” шигырьләр циклы өчен 1957 елның апрелендә Ленин премиясе бирелә.