+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
13 февраль 2016, 02:00

“Төннәремдә Әфган төшкә керә...”

Совет Армиясенең чикләнгән контингентының соңгы колоннасы, интернациональ бурычын үтәп, Үзбәкстан һәм Әфганстан чигендәге данлыклы күперне үткән көннән безне инде 27 ел аерып тора. Әфганстанда сугышчан дусларын югалтып, бөтен сугыш дәһшәтләрен кичереп тиз олыгайган егетләр бу еллар эчендә өлкәнәйде, гаилә корды, балалар үстерде, дәү әти булды, чигә чәчләре чалланды, киң маңгайларына тирән буразналар салынды, ә хәтер котылгысыз рәвештә шул еллар вакыйгаларына, яшь чакларына алып кайта...

Бүген Шаран районында 49 яугир-интернационалист яши. Муниципаль район Советының хәзерге секретаре Рәсил Якупов та шулар исәбендә.

Ул гади колхозчылар Лина һәм Әгъләметдин Якуповлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә (гаиләдә барлыгы 4 бала була). Наратасты мәктәбендә 8 сыйныф белем алганнан соң, ул Аксен авыл хуҗалыгы техникумының зоотехния факультетына укырга керә. Аны тәмамлаган көнне диплом белән бергә армиягә повестка да ала. Курсташлары, Шаранбаш-Кнәз авылыннан Әхәт Шәйхетдинов (инде мәрхүм) һәм Миякә районыннан Виктор Савин да аның белән бер частька эләгәләр.

– Рәсил Әгъләметдинович, армиядә хезмәт итә башлаган беренче көннәрегезне искә алыйк әле.

– Мавыктыргыч иде. Безгә, чик буе гаскәр­ләрендә хезмәт итәчәксез, дип әйттеләр. Бик озак поездда баргач, ниһаять, Үзбәкстан һәм Әфганстан чиге буенда урнашкан Термез шәһәренә килеп җиттек. Әхәт белән мине шунда калдырдылар, ә Виктор, безнең белән саубуллашып, ары китте. Һәм шунысы кызыклы: запаска чыгарылганнан соң Әхәт белән өйгә кайтып барганда тимер юл станциясендә Викторны янә күрдек, ул, безне танып, үтеп баручы поезддан кул болгады. Мондый хәлне тормыш кына уйлап чыгара аладыр...

1987 елның маеннан 1989 ел маена кадәр Кызыл Байраклы Урта Азия чик буе округында хезмәт иттем. Мин һәм иптәшем Әхәт миналарны зарарсызландыруда эт белән эшләү буенча сержантлар мәктәбендә ярты ел өйрәнү үттек.

– Өйрәтелгән этләр ни өчен кирәк иде?

– Вакыт үтү белән “мөҗәһитләр” шартлаткыч тротилны агач яисә пластик корпуска тутырырга өйрәнде, аларны металл эзләгеч белән табып булмый башлады. Өйрәтелгән этләр генә, нинди тирәнлектә салынса да, ул минаны таба ала иде. Берсендә урыныннан кузгалмыйча өч тапкыр “монда тротил” дип белдергән эт белән булган хәлне искә алам. Бер үк урында, төрле тирәнлектә ике мина һәм танкка каршы фугас салынган булып чыкты. Шулай итеп, этнең исне яхшы тоюы һәм сизгерлеге, безнең хезмәтнең җаваплылыгы нәти­җәсендә солдатларның һәлак булуына юл куелмады.

– Этнең “эше” ничек бара иде?

– Без этне баудан ычкындырабыз, ул кыр буйлап йөри, мина куелган урынны таба һәм кинолог килгәнче селкенмичә утыра. Кинолог шул урынга җиргә кызыл флагчык кадый, аннан соң саперлар эшли башлый. 1988 елның гыйнварында безне чик аша чыгардылар һәм без 1нче мотоманеврлы төркем карамагына эләктек (Балха провинциясе). Мин – отделение командиры, Әхәт – урынбасарым. Минем “Лордусс” кушаматлы овчарка бар иде. Ул минем һәм иптәшләрем гомерен күп тапкырлар коткарды, 50ләп мина тапты.

– Хәрби шартларда “эт һәм кинолог” бәйләнеше куркыныч эшне бергә башкару гына түгелдер, мөгаен?

– Әйе, шулай, мина эзләүче этләребез безнең өчен хәрби дуска, кадерле җан иясенә әйләнде. Без – дүрт аяклы дустыбызның нәрсә әйтергә теләгәнен тоя, ә алар, үз чиратында, кинологның нинди кәефтә булуын нык сизә иде.

– Ә аларны махсус меню буенча ашату каралган идеме?

– Юк, алар без нәрсә ашасак, шуны ашыйлар иде. Әмма без аларга аерым пешерергә тырыша идек, чөнки этләргә тозлы һәм кайбер башка ризыкларны күп ашатырга ярамый. Мондый этләрнең хезмәт итү срогы биш елдан артык түгел, аннан алар лаеклы ялга китә.

– Әфганстан Сезнең хәтердә нинди булып калды?

– Әфганлыларның көнкүрешен күргәч, мин шаккаттым, үземне феодализм чорына эләккәндәй тойдым, ярлы авыллар, надан крестьяннар... Ул вакытта Әфганстанда этник үзбәкләр, таҗиклар, күпсанлы пуштун һәм башка этник кабиләләр яши иде. Меңәрләгән еллар дәвамында бу кабиләләр үзара сугыш алып барган һәм бүген дә шулай дәвам итә. Төньяк Әфганстанда бәләкәй генә “яшел зона” бар, ә аннан таулар, ташлы тарлавыклар, кешесез урыннар башлана. Анда ком бураннары була, “әфган җиле” исә – аны шулай дип атый идек. Мондый бураннан соң бронетраспортер кайвакыт бөтенләй комга күмелә иде. Чыныкмаган кешене көндезге 60 градус эсселекнең төнлә плюс 2 градуска кадәр төшүе нык йончыта.

– Тагын нәрсәләр хәтерегездә калган?

– Безнең подразделение территориясендә әфган халкының иң изге табыну бинасы – Мазари-шәриф мәчете бар иде. Без, совет солдатлары, татарлар, башкортлар, урыслар, украиннар, яки СССРда яшәгән башка милләт вәкилләре, Аллаһ йортына зур ихтирам белән карадык, бернәрсәгә дә кагылмадык һәм пычратмадык. Без үзебезне чын яугир-интернационалистлар итеп тойдык.

Тагын шунысын әйтәсе килә: безнең подразделениедә личный состав югалтулары 6 кеше генә булды, ягъни солдат һәм офи­церларның әзерлеге бик югары, тәртип каты иде. 1988 елның маеннан 1989 елның февраленә кадәр безнең подразделение 40нчы армияне Әфганстаннан Союзга имин чыгаруны тәэмин итте. Без үзебез данлыклы күперне 1989 елның 16 февралендә генә үттек.

– Демобилизацияләнү алдыннан хәрби дустыгыз – овчарка “Лордусс”ны үзегез белән алып кайту теләге булмадымы?

– Әйе, барыбызның да өйгә дүрт аяклы дусларыбыз белән кайтасы килгән иде, әмма командование моны рөхсәт итмәде, ни дисәң дә алар – хәрби берәмлек, махсус исәптә торалар. “Лордусс”ның мин өйгә кайтып китәр алдыннан төне буе улаганын һәм елаганын әлегәчә йөрәгем әрнеп искә алам. Акыллы, батыр эт минем бөтенләйгә кайтып китәчәгемне һәм башкача күрешмәячәгебезне аңлаган.

– Өйгә кайткач, шундый ук токымлы эт алмадыгызмы?

– Юк. Башта моңа вакытым булмады, аннан соң гаиләм озак вакыт кешедә фатирда яшәде. Хәзер үз йортыбыздабыз, әлбәттә. Ничек кенә булмасын, хайваннарны, бигрәк тә этләрне яратам. Кешеләр үзләре кулга ияләштергән, үзләренә ышанган, аларга чын күңелдән сөенгән җан ияләрен яратырга тиеш, дип исәплим.

– Рәсил Әгъләметдинович, 15 февраль сезнең өчен нинди дата ул?

– Барыннан да элек, бу – бәйрәм түгел, ә хәтер көне. Традиция буенча, бу көнне без, “әфганчылар”, очрашабыз, үз эшләребез турында әңгәмәлә­шәбез, элекке вакытларны, һәлак булган яудашларыбызны искә алабыз. Әфганстанда һәлак булган Андрей Сафиуллин каберендә булабыз. Мин тагын Шаранбаш-Кнәзгә, курсташым, полкташым, хәрби дустым Әхәт Шәйхетдинов каберенә дә барам.

– Фоторәсемнәрдә Сезнең медальләрегез дә барлыгы күренә...

– Әйе, алар – “Рәхмәтле әфган халкыннан”, “СССР Кораллы Көчләренең 70 еллыгы” һәм юбилей медальләре.

– Гаиләгез турында да сөйләгез әле?

– Хатыным Альбина белән (ул район ветеринария станциясендә бухгалтер булып эшли) ике кыз үстердек. Өлкәне Гөлфия БДУның юридик факультетын тәмамлады, Туймазы районара судында эшли. Кечесе Гүзәл 1нче Шаран мәктәбенең 9нчы сыйныфында укый.

– Рәсил Әгъләметдинович, Сезне совет гаскәрләрен Әф­ганстаннан чыгару көне белән тәбриклим һәм Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар һәм иң мөһиме – тыныч күк йөзе телим!

– Рәхмәт.

Маргарита ӘХМӘТОВА,
“Шаран киңлекләре” гәзите хәбәрчесе.
Читайте нас: