+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 февраль 2016, 02:00

Үз үрнәгендә өйрәтүче остаз

Журналист, галим Флорид Әгъзамовның тууына 80 ел.Вафатына ун ел үтеп киткән булса да, каләмдәшебез, хезмәттәшебез Флорид Әгъзамов әле кичәгедәй безнең арада: Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика факультетында — хәзерге социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты (ул аның беренче деканы), татар журналистикасы кафедрасында (ул аның беренче мөдире) исемен аеруча еш искә төшерәләр; бүлмәләрдә — портреты, стендларда — студентлары, хезмәттәшләре белән төшкән сурәтләре. Редакцияләрдә, радио, телевидениедә, агентлык, матбугат үзәкләрендә дә шәкертләре теленнән төшми; китапханәләрдә студент халкы китап-хезмәтләрен сораудан туктамый.

Флорид Имамәхмәт улы Әгъзамов белән без кордашлар идек; ярты гасыр диярлек журналистикада бергә эшләп, якыннан аралашып яшәдек. Ул миннән җиде айга өлкәнрәк иде. Көндәлек яшәештә без моны сизмәсәк тә, гадәт кушканча “абый”, “энем” дип дәшешмәсәк тә, мин бу аерманы тоеп яшәдем. Хәзер уйлыйм: ул чыннан да бөтен яклап миннән өлкәнрәк, гомер буе миңа абый булган икән. Ә яшьлек мохите әлләни аермалы булмаган. Ул Чакмагыш төбәгендә авылда үсеп, саф татарча шигырь, мәкаләләр яза башлап, аларны шундагы гәзиттә бастырган; урта мәктәпне тәмамлагач, Казан университетына укырга кергән. Мин Казан артындагы авылда үсеп, шулай ук татар телендә шигырь, мәкаләләр язып, аларны “Яшь сталинчы” гәзитендә бастырып, аннары Казан елга техникумын тәмамлагач, Фло­ридның туган төбәгендә, Агыйделдә штурман булып эшли башлап, язуны Уфада “Кызыл таң” гәзитендә дәвам иттергәнмен, туган республикам, анда чыккан гәзит-журналлар белән дә элемтәне өзмәгәнмен.

Университетны тәмамлагач, Флорид журналист эшенә шундук тотына. Күреп белмәсәм дә, язмаларын күзәтә башлаганымны хәтерлим. Үзем дә “Кызыл таң”га эшкә күчеп, Башкортстан дәүләт университетының татар бүлегендә укыдым. Флоридны “Социалистик Татарстан”га эшкә алдылар. Андагы язмалары туган ягы Башкортстанга, безгә дә таныш була башлады. Аның туган ягына тартылып, мөмкин булган саен кайтырга омтылуы, шул арада ике журналистның очрашуы бер-берсенә кардәш диярлек ике гәзит белән бәйләнешләре булуы да бик табигыйдыр. Шулай итеп, 60нчы еллардан ук без аның белән аерылгысыз аралаша башладык, иҗади, гаилә дуслыгыбыз гомер буена сузылып, үрелеп китте. Әле архивны барлап утырганда каләмдәшемнең “Кызыл таң”да басылган язмасын табып алдым. Без аны Флорид юл уңаеннан Башкортстанга кайткач, “Социалистик Татарстан”ның чыга башлавына 50 ел тулу уңаеннан сорап алган идек. Язма бүген дә әһәмиятен югалтмаган — аны остазыбыз юбилеена карата оештырылган конференция материаллары тупланмасына тәкъдим итәргә җыенабыз.
Безнең язмыш охшаш, әлләни аерма юк кебек тоелса да, бар икән! Флорид туган төбәген бик тә яратып, гомер буе туган нигезен сагынып, аңа талпынып яшәсә дә, кире кайтып төпләнә алмады. Миңа, шөкер, Казаныма кайтып, гомеремне азагынача шунда үткәрергә насыйп булды. Бер килсә килә бит ул: мин Шәмси абый Хамматов, Флорид булышлыгы белән “Социалистик Татарстан” гәзитендә төпләнеп, Флорид белән шактый бергә эшләп алгач, Шәмси абый икебезне дә Мәскәүгә укырга җибәрде: аны — Иҗтимагый фәннәр академиясенә, мине — Югары партия мәктәбенә. Башкалада да, дәрескә йөрүдән бигрәк, күбрәк архивларда утырып, аралашып яшәдек. Ул тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклап кайтты. Эшкә дә аны фәнни юнәлештә, Казан университетына тәгаенләделәр. Мине Татарстан китап нәшриятына бүлек мөдире итеп билгеләделәр; кайта-кайтышка шул университетның татар теле бүлегенә аспирантурага кердем, җурналистика бүлегендә дәресләр бирә башладым. Флорид белән тагын да якынаю моның белән генә түгел иде — фәнни темаларыбыз берникадәр аерылса да, төп кыйблабыз бер — журналистика эшчәнлеге һәм фәне, бу һөнәргә укыту эше; аннары безне тәрҗемә эше дә берләштерә иде. Татарстан китап нәшрияты ул елларда тәрҗемә эшчәнлегенең үзәге иде, классик­ларның, хөкүмәтнең иң җитди документ, әсәрләре шушында тәрҗемә ителеп бастырып чыгарыла иде. Флорид Әгъзамов, тәҗрибәле тәрҗемәче буларак, бу җаваплы эшнең үзәгендә иде. Мин исә сәяси-иҗтимагый әдәбият бүлеге мөдире буларак шул эшчән­леккә административ җитәкчелек итүче. Тәрҗемәгә бәйле проблемалар икебезгә дә кагыла булып чыкты, аны бер үзәктә хәл итү кирәк дигән нәтиҗәгә килдек — КДУда журналистика факультетында тәрҗемә кафедрасы ачу нияте туды. Шуны да күздә тотыптыр инде мине университетка күчәргә кодаладылар. Ул вакытка инде мин филология фәннәре кандидаты дәрә­җәсенә диссертация яклап, университетта төп курсларны укыта башлаган идем. 1987 елның ноябреннән татар журналистикасы кафедрасында өлкән укытучы сыйфатында (аннары, шунда доцент, профессор вазыйфаларында) турыдан-туры аның мөдире Флорид Әгъзамов кул астында эшләп киттем. Шуннан инде без Флоридның вафатынача аерылышмадык.

Журналист, җәмәгать эшлеклесе, галим, педагог Флорид Әгъзамов киң колачлы, төрле юнәлешле хезмәт кешесе иде. Безне ул бик күп нәрсәгә өйрәтеп калдырды.

Татар журналистының эшчәнлеге гомер-гомергә өч кыйблалы булды: үзе язды, бүтәннәр язганны төзәтеп-редакцияләп бастырды, тәрҗемә белән шөгыльләнде. Өч кыйблада да төп коралы — татар теле. Бу бәхәссез хакыйкать Ф.Әгъзамовның тәҗрибәсендә ничек чагыла? Сорауга үзе нигезен салган, озак еллар җитәкчелек иткән факультетның кырык еллыгы уңаеннан җәмәгатьчелеккә биргән хисабындагы мондый юллар җавап була ала түгелме: “...Соңгы елларда Татар­станның үзендә дә, аннан читтә дә милли журналистиканың интенсив үсеш алуы татар телендә эшләүче кадрларга кискен ихтыяҗ тудырды. Шуңа күрә дә аларны әзерләү системасын камилләштерүдә җитди адымнар ясарга кирәк булды. Факультетның татар бүлегендә укытуның махсус планы төзелде, программалар яңартылды. Журналистика белән бәйле фәннәрне татарча укытуга күчерү төгәлләнеп килә. Татар телен һәм әдәбиятын укыту курсларына сәгатьләр арттырылды, татар халкы тарихын өйрәнүгә махсус курслар тәкъдим ителде; алар — алдынгы иҗтимагый-сәяси карашлар, музыка сәнгате, Исламның рухи тәрбиядә әһәмияте һәм башка мәсьәләләрне колачлый. Программалар татар телендә дә бастырыла, уку-укыту ярдәмлекләрен һәм дәрес­лекләрне дә татарча чыгару планлаштырыла”. Хисапта декан шулай ук журналистика фәне буенча башкарыла торган эшләрнең татар теле, тәрҗемә теориясенә бәйле булуын, шушы чорда якланган докторлык диссер­тация­ләренең дә нәкъ менә татар телле матбугат буенча булуын искәртә. Ул шулай ук факультетта 1996 елдан “Тонус” дигән фәнни-публицистик альманах чыгып килүен дә сөенеп, горурланып белдерә. Чыннан да, аның башлангычында чыга башлаган альманах фән дөньясында әһәмиятле яңалык булды. Аның һәр санында “Татар җурналистикасы” дигән рубрика астында дистәләрчә татарча мәкаләләр басылды. Остазыбызның үзенең хез­мәтләре дә еш басыла иде.

Гомуми сүзләр белән ”бизәлгән” хисапларны кайсы гына җитәкче бирмидер, диярсез. Килешәм, арада хәтта татар теле мохитендә эшләп яшәргә тиешле коллективта да татарча бер сүз белән аралашмаган, татар телен чыннан да дәүләт теле итү өчен кыл да кыймылдатмаган җитәкчеләр аз түгел. Тик бу Флоридка берничек тә кагылмый. Аңа карата бөтенхалык фикерләвендә барлыкка килгән “үзе уйнап өйрәтүче тренер” дигән атаклы хакыйкать аның бу эшчәнлегенә дә турыдан-туры карый: ана телендә камил аралашып, язып, чын үрнәк күрсәтеп ул татар теленең бөтен яшәешебездә дәүләт теле була алу мөмкинлеген исбатлады, бу кыйблада киләсе буыннар да ышанычлы атласын өчен юл күрсәтте.

Остазыбызның аралашуда үзенең шәхси сыйфатларыннан, туган телнең йогынты көченнән файдаланып, бүтәннәргә ничек тәэсир итүе турында хезмәттәшләреннән, шәкертләреннән еш ишетергә туры килә. “Осталар остазы” җыентыгында хезмәттәшләре һәм шәкертләре аның тәэсири сыйфатлары турында фикер уртаклашкан иде. Башка чыганаклардан да остазга рәхмәт хисләрен күреп, ишетеп торабыз.

Илдар НИЗАМОВ,
филология фәннәре докторы, Флорид Әгъзамов исемендәге премиянең беренче лауреаты.
Казан шәһәре.

Читайте нас: