Ләкин соңгы арада халыкны хезмәт хаклары арасындагы тигезсезлек борчый. Ни өчен “Газпром”, “Роснефть” кебек дәүләт компанияләре җитәкчеләренең бер көнлек хезмәт хакы миллион сумнар белән бәяләнә? Уйлап карасаң, дәүләт компанияләре бит бу! Шулмы гаделлек? Без совет заманында социаль тигезлеккә ирешкәч, демократия шартларында бу турыда бөтенләй онытырга тиеш идек, югыйсә. Юк, халыкның иң авырткан җиренә, чәменә тия торган гаделсезлекләр килеп чыгып кына тора...
Бөтендөнья социаль гаделлек көне 2009 елдан билгеләнә. 1995 елның мартында Копенгагенда югары дәрәҗәдә үткән очрашуда җәмгыятьнең социаль үсеш бурычлары турында игълан ителә. Берләшкән милләтләр оешмасы әгъзалары 20 февральне социаль тигезлекне ныгытуга булышлык иткән чаралар үткәрүгә багышлый. Оештыручылар фикеренчә, халыкара дата фәкыйрьлекне тамырыннан корытуга, кешеләрне лаеклы эш белән тәэмин итүгә, ирләр белән хатыннар арасында тигезлеккә ирешүгә, шулай ук барысы өчен дә социаль иминлек һәм гаделлек булдыруга булышлык итәргә тиеш.
Бу көн чиновникларга — халык мәнфәгате, дәүләт компанияләре җитәкчеләренә — хезмәт хаклары, ә гади кешеләргә үзләрендә нидер үзгәртү турында уйланырга менә дигән сәбәп.