+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
18 февраль 2016, 02:00

Кышны озату бәйрәме

Менә карлары, бураннары, салкыннары белән үзәккә үткән кыш узып та бара. Халык бәйрәмнәрендә дә яз сулышы көннән-көн ныграк сизелә.

Шундыйлардан масленица йоласы аерым игътибарга лаек. Ул, нигездә, славян халыклары арасында киң таралган. Керәшен татарларында ул май чабу дип йөртелә. Быел ул, 20 февральдә башланып, атна буена дәвам итә. Бу көнне табаларда зур тәбикмәкләр пешерелә, шулар белән өйдән-өйгә йөреп, уен-көлке аша халыкны сыйлыйлар. Атна уртасында әбиләр, коймак пешереп, кияүләрен кунакка чакыра, җомга җиткәч, “кунак ашы – кара-каршы” дигәндәй, кияүләр әбиләренә сый-хөрмәт күрсәтә.

Өстәлдә коймак булу – мәҗбүри гамәл. Йола нигезендә кояшка табыну ята, коймакларның түгәрәклеге дә шуңа ишарә. Славяннар масленица алдындагы көнне зиратка барып, ата-бабалары рухына атап дога кыла. Якшәмбе “прощеное воскресенье” дип аталып, бу көнне таныш-белешләреңнән ел буена кылган гөнаһларыңа гафу сорау зарур.

Бакалы районы керәшеннәре май чабу бәйрәмендә саламнан карачкылар ясаган. Аларны, ялан-кырга чыгарып, яндырып таратканнар. Төрле якта, төрле милләтләрдә йола аерым үзенчәлекләргә ия булса да, аның асыл мәгънәсе бер үк кала. Танылган фольклорчы Риф Мөхәммәтҗанов билгеләвенчә, “саламда, шулай ук агачларда үсемлекләрнең куәте, көче яшерелгән, кешеләр менә шул көчне ялан-кырга, агым суга бирергә, үзләренә файда китерергә тырышканнар.”

Шунысы да игътибарга лаек: масленица бәйрәмендә башкарыла торган такмакларда, әйлән-бәйлән уеннарында мул уңыш, хуҗалык эшләре темасы гаилә-никах мотивлары белән тыгыз үрелеп килә.
Читайте нас: