Яңа ел алдыннан Гутор дип аталган чистарыну йоласы үткәрелә. Аны лама чакырып башкаралар. Башта табын корыла, аннары калган ризыкларны зур касәгә тутырып, өстенә тимер акча, шәм, чүпрәк-чапрак һәм камырдан кеше рәвешендә пешерелгән кечкенә курчак салып, юлга чыгарып куялар. Имеш, шуларга кызыгып, явыз көчләр дә өйдән чыгып китә икән.
Бәйрәмгә өч көн кала ламалар буддачылык тәгълиматындагы ун тәңрегә атап дога укый. Алар арасында иң дәрәҗәлесе – Шри-Дэви исемле алиһә. Ул Тибет башкаласы Лхасаның яклаучысы булып исәпләнә. Аның фатыйхасын алу өчен төн буена, иртәнге сәгать алтыга кадәр йокламыйча, мантралар укып чыгарга кирәк. Бу вакытта алиһәдән ярдәм сорап дога кылсаң, теләкләрең, һичшиксез, кабул була дип ышаныла. Бәйрәмнең табыну өлеше гыйбадәтханәләрдә иртәнге алтыда тәмамлана.
Шуннан соң өйләрдә бәйрәм табыны оештырыла. Өстәлдә мотлак рәвештә ак төстәге ризыклар – сөт, каймак, эремчек, май урын алырга тиеш. Елның беренче көнендә кунакка йөрергә ярамый. Икенче көннән башлап, ай ахырына кадәр туган-тумачаны Яңа ел белән тәбрикләргә кирәк, чөнки бәйрәм ай буена дәвам итә.
Русиядә Будда дине өч төбәктә – Бурят, Тува һәм Калмык республикаларында киң таралган. Аны тотучыларның саны илебездә 2 миллионга җитә. Шуңа күрә, әлеге төбәкләрдә яшәүче дусларыгыз булса, аларны Яңа ел белән тәбрикләргә онытмагыз!