Билгеле булуынча, матдә – молекулалардан, ә молекулалар атомнардан тора. Атом үзе катлаулы төзелешкә ия: аның авырлыкка (массага) ия төше һәм төш тирәсендәге орбитада хәрәкәт итүче электроннары бар. Төш нуклоннардан (үзара көчле бәйләнештә торган протоннар һәм нейтроннардан) тора. Җиңел водород (протий) атомының төшендә генә нейтроннар юк. Электроннар – тискәре, ә төш составындагы протоннар уңай электр зарядын йөртә. Нейтроннарның исеме җисемнәренә туры килә, алар нейтраль, ягъни зарядка ия түгел. Әмма атом төзелешен ачыклау галимнәрнең дистә елларга сузылган тәҗрибәләре нәтиҗәсендә генә мөмкин була.
Күпләр баш ваткан мәсьәләгә Джеймс Чедвикның (1891-1974) теше үтә. 1932 елның 27 февралендә ул үзенең унбиш ел омтылган максатына ирешә, ягъни атом төшендәге нейтраль кисәкчәне – нейтронны – ача. Һәм бу ачышы өчен 1935 елда Нобель премиясенә лаек була.
Әйтергә кирәк, Чедвикның укытучысы Э. Резерфорд (Нобель премиясенең химия буенча 1908 елдагы лауреаты, атом-төш физикасының “атасы”), атомның планетар модельгә нигезләнүен ачса да, төшнең төзелешен ачыклый алмаган. 1920 елда ул атом төше составында электр зарядын йөртмәгән нейтраль кисәкчәләр булу фаразын әйтә, ләкин аларны электрон һәм протоннардан хасыйл булган дип карый. Хакыйкатьне табу җиңел түгел. Башка бер гипотеза буенча, мәсәлән, электроннар төшнең эчендә дә, тышында да бар, дип фараз ителгән.
1934-35 елларда Дж. Чедвик дейтрон (водород изотобының төше) өстендә тәҗрибәләр үткәрә, 1943-45 елларда Лос-Аламос лабораториясендә (АКШ) атом бомбасы проектын эшләүче галимнәр төркемен җитәкли.
Шунысы кызыклы: Джеймсның язмышын очраклы бер ялгышу хәл итә. Манчестер университетына керергә җыенган егет белән математика урынына физикадан әңгәмә үткәрәләр. Джеймс барлык сорауларны да җитди итеп тыңлый да физика факультетына укырга керергә карар кыла.