+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
27 февраль 2016, 02:00

Су астында да – беренче!

Моннан төгәл 50 ел элек совет иленең атом су асты көймәләре отряды дөньяда тәүгеләрдән булып Җир шарын урап чыга.Хакыйкать хакына башта ук “отряд” сүзен ассызыклап үтәргә кирәк. Үткән гасырның икенче яртысы тулысы белән диярлек ике супердержава – АКШ белән СССРның кемузардан ярышуы, һәр өлкәдә беренче булырга омтылуы чоры булып тарихка кереп кала. Вакыты белән, киң билгеле картинадагыча, су өстенә салынган басмада ике кәҗә тәкәсенең сөзешүен хәтерләтүче әлеге ярыш Советлар Союзы белән Никита Хрущев җитәкчелек иткән елларда бигрәк тә кыза.

1960 елда Америка диң­гезчеләре дөньяда беренче тапкыр Җир шарын “Тритон” дигән су асты субмаринасында урап чыга. Бу сугыштан соң хәрби куәте күзгә күренеп арткан СССР Кораллы Көчләренә океанда кем хуҗа икәнен ачыктан-ачык күрсәтү макса­тын­нан эшләнә, әлбәттә. Без­некеләр дә җавап­сыз калмый – 1961 елның 12 апре­лендә СССР масаюдан шартлар чиккә җиткән янкиларга космоста кем хуҗа булуын күрсәтә. Гагарин­ның барлык кешелек дөньясын таң калдырган очышы план­лаштырыл­ган вакыттан күпкә иртәрәк тормышка ашыры­луының сәбәбе дә, һичшиксез, әлеге “сөзеш” белән аңлатыла. Әмма космос, аеруча ул елларда, тормыштан шактый ерак тора, ә диңгез-океаннарсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый. Димәк, мондагы өс­тенлек, беренчелек күпкә кыйммәтрәк. СССР җитәкче­леге бу очракта да АКШның “танавына чиртү” җаен таба – 1966 елның фев­ралендә Җир шарын безнең су асты көй­мәләренең отряды урап чыга! Төньяк Флотының 1нче су асты көймәләре флотилиясе командующие, контр-адмирал Анатолий Сорокинның гомум җитәкчелеге астында ай ярымнан артык вакыт дәвамында бер тапкыр да өскә калыкмыйча һәм, иң мөһиме, НАТО гаскәр­ләренә сиздер­мичә, дөнья океаннарын гизә, экватордан да озынрак араны бернинди авариясез, читтән ярдәмсез үтә. Әлбәттә, бу хакта бик кычкырып бар­мыйлар – үзенчәлекле “кесә­дәге йодрык” була ул америкалылар өчен. Нәкъ шул елларда Төньяк Флотында хезмәт иткән якташыбыз, “Кызыл таң”ның тугры дусты, отставкадагы өлкән мичман Рамил Хаҗигалиев әлеге вакыйганы бик яхшы хәтерли:

— Бу хакта без хезмәт иткән частьның ябык партия җые­лышында хәрби сер итеп кенә сөйләделәр. Әлбәттә, без — су астында төркем белән йөзү­нең ни икәнен яхшы белгән диңгезчеләр күңелендә бу факт бетмәс-төкәнмәс горурлык уятты. Без су астында да берен­челәр булуыбызны исбатладык! — дип, әле булса горур­лыгын яшерә алмый быел 75 яшен туты­ручы диңгез флоты ветераны.
Читайте нас: