Шулай да дөньяда нәрсәнедер оныту нәтиҗәсендә искиткеч ачышлар да була икән. Мәсәлән, 1879 елда Балтиморда профессор Ир Ремсен лабораториясендә яшь урыс эмигранты Фельберг эшли. Беркөн ясалма крезолсульфамидлар белән эшләгәннән соң, ул, төшке аш вакытында кулын юарга онытып, ашханәгә төшә. Ашап утырганда кулында татлы тәм барлыгына игътибар итә. Ул шунда ук янә лабораториягә ашыга һәм төшкә кадәр эшләгән продуктларын тикшерә башлый. Шулай сахарин ачыла.
Сахарин – татлы тәме булган, суда эри торган төссез кристаллар. Аны диабет белән авыручылар шикәр урынына куллана. Азык-төлек сәнәгатендә сахарин “Е954” кушылмасы буларак теркәлгән, ул гадәти ксенобиотик һәм бернинди туклыклы сыйфатларга да ия түгел.
Сахарин инде күптән ачылган һәм кулларны ашар алдыннан юу һәркем өчен мотлак. Ә ачышларны... Ачышларны чиста куллар белән ясарга язсын, дуслар!