Мәсәлән, 29 февральдә алар барча кара көчләрнең башлыгы, җир асты дөньясында яшәүче Үлем алласы – Кащей Чернобогның көнен билгеләгән. Ни өчен ул бәйрәм итеп саналган, дип сорыйсызмы? Бу Кощейны, димәк, дөньядагы барча явызлыкны, юкка чыгару мөмкин булган бердәнбер көн булып исәпләнелгән. Моның өчен 29 февральдән 1 мартка каршы төндә чи йомырканы учта сытарга кирәк. Мөгаен, беләсездер, әкиятләрдә Кощейның үлеме – энә очында, ә энә үрдәк йомыркасы эченә яшерелгән.
Тагын бер ышану: тавык Яңа ел кичендә салган йомырканы шушы төнне таң алдыннан сытсаң, март җылы киләчәк. Иң мөһиме шул: йола башкарганда күңелеңнән барча начар ният омтылышларны алып ташлап, тормышка өмет белән карарга кирәк. Нәкъ шушы төнне календарь яз башлануын да онытырга ярамый. Ә йомырка яңарыш һәм туклык символы булып тора.
Кащей Чернобогны халык озын буйлы, бераз бөкре, кара йөзле, көмешсу мыеклы карт кыяфәтендә күз алдына китергән. Ул ничек кенә явыз булмасын, гөнаһлы кешеләргә генә зыян китергән, изге күңеллеләргә тимәгән. Аның җаны яшерелгән йомырканы сыту язны тоткарлап торучы явыз көчләрнең җиңелүен аңлата.