-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Горбачев эффекты”

Аның төп тарихи нәтиҗәсе СССРны җимерү булды.Михаил Горбачев күп кенә ватандашлары күз алдында берничә ел эчендә җәмгыятьнең аңа зур өметләр баглавы һәм искиткеч сокланулы мәхәббәтеннән алып, аны бөтенләй күралмауга һәм кискен гаепләүгә кадәр юл үтте. Иң акылга сыймаганы — соңгы елларда чыгыш ясаганда, интервью биргәндә яисә истәлекләргә һәм уйлануларга нигезләнгән яңа китапларын чыгарганда аның әле дә, кемнедер гаепләп, дөреслекне яшереп, уратып-чуратып сөйләве.

Тарихчы һәм сәясәтче П. Н. Милюковның 1916 елның декабрендә патша властена карата әйтелгән сүзләре күпләр өчен “үзгәртеп кору” сәясәтенә һәм аның баш “прораб”ларына юнәлтелгән кебек тоела.

Минемчә, аның эпиграфка чыгарылган соравы, нигездә, дөрес, ләкин тулы түгел. Ул хәл-вакыйгалар торышын, кризисның тирәнлеген һәм киңлеген, алдагы сынауларга әзер булмаган лидерларның сәяси өлгергәнлек дәрәҗәсен исәпкә алмый.

Михаил Сергеевич моңарчы күнегелмәгән һәм күп яклап Л. И. Брежнев даирәсенә туры килмәүче яңа формация сәясмәне иде. Ул 1931 елның 2 мартында хәзерге Ставрополь краеның Медведенск районы Привольное авылында кресть­ян гаиләсендә туган. Әтисе — Горбачев Сергей Андреевич (1909-76) урыс милләтеннән, Бөек Ватан сугышында кат­нашкан. Әнисе — Гопкало Мария Пантелеевна (1911-93) украин милләтеннән. Михаил Сергеевичның ике бабасы да репрессияләнгән, әмма, бәхеткә каршы, атып үтерелүдән котылып калган. Аларның сөйлә­гәннәре егеттә “советларга каршы” караш формалашуга җитди этәргеч бирә. Булачак “юлбашчы”ның биографиясе, гомум алганда, хезмәт белән бәйле һәм “сәяси дөрес” була. Ул укуын мәктәп яшеннән үк колхозда һәм МТСта эшләү белән бергә алып бара. Ком­байнда эшләгән өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, партиягә керергә өлгерә.

Болар барысы да аңа Мәс­кәү дәүләт универси­теты­ның юридик факультетына имтихансыз керергә ярдәм итә. Биредә сәләтле авыл егете философия факультеты студенткасы Титаренко Раиса Максимовнага (1932-99) өйлә­нә. Кыз аны философлар даи­рәсенә алып керә, аның дөнья­га карашы формалашуга, мә­дә­ни белеме киңәюгә булышлык итә. Соңрак Михаил Сергеевич хатыны доцент булып эшләгән Авыл хуҗалыгы институтында читтән торып югары икътисади белем ала һәм агроном-икътисадчы булып чыга. Хатынының соңрак аның фикердәше, киңәшчесе, консультанты булуын күп кенә ватандашлар хупламый.

1955 елдан Михаил Сергее­вич­ның карьерасы, юллама буенча Ставрополь крае прокуратурасында 10 көн эшләү­дән алып, югары комсомол һәм партия вазыйфаларына тәгаенләнүгә кадәр искиткеч тиз үсә. Барысы да санаулы айлар һәм еллар эчендә була. Әйтерсең, аны уңыш йолдызы озатып бара. Югары партия даирәләрендә ставропольле­ләр (М. А. Суслов һәм башкалар) да була. Үзәк Комитетка эшкә күчкәндә Ставрополь крайко­мының беренче секретаре Ф. Д. Кулаков үзенә ошаган яшь, талантлы һәм белемле Горбачевны югары вазыйфага тәгаенләргә тәкъдим итә. Һәм, нәтиҗәдә, Михаил Сергеевич 35 яшендә крайкомның беренче секретаре вазыйфасын били.

Ул чорда аның эре индустрия төбәкләре башлыкларыннан, көчле, тәҗрибәле, сыналган кадрлардан калышуы аңлашыла. Ничек кенә теләмә­сеннәр, аны Мәскәүгә аграр тармак буенча гына үрләтү мөмкин була. Әлеге урынга
Л. И. Брежневның хәрби дусты, Краснодар краеның танылган җитәкчесе С. Ф. Медунов та дәгъва итә.

Әмма Михаил Сергеевич­ның, үзәктәге якташларыннан тыш, аның биләмәләрендәге “Минеральные воды” шифаха­нәләрендә ял итүче Брежнев, Черненко, Андропов кебек югары партия даирәләре җитәкче­ләре йөзендә көчле яклаучылары була. Михаил Сергее­вич­ның Политбюро әгъзала­рына даими шәхси хезмәтләр күрсәтү һәм алар белән аралашуны киңәйтү мөмкинлеге туа. Шулай итеп, аңа игътибар көчәя. Һәм 1978 елда билгесез шартларда КПСС Үзәк Комите­ты­ның аграр мәсьәләләр буенча секретаре Ф. Д. Кулаков вафат булгач, аның урынына М. С. Горбачев тәкъдим ителә.

Югары җитәкчеләрдән 30 һәм аннан да яшьрәк булуга карамастан, аның алдында сәяси даирәдә кискенләшә барган көндәшлек шартларында җиңеп чыгу бурычы тора. Ул эшне төгәл, җентекле алып бара. Азык-төлек программасын, илдә һәм урыннарда бердәм агросәнәгать комплексын төзүне тәкъдим итә. Ул башта Ю. В. Андроповның фи­кердәшләре-көрәштәшләре даирәсенә керүгә, ә хәлиткеч минутта А. А. Громыко белән уртак тел табуга ирешә. Өлкән яшьтәге күп кенә Политбюро әгъзаларының, шулай ук, өч генсекның бер-бер артлы бакыйлыкка күчүе Михаил Сергеевичка ил башлыгы булу өчен юл ача. Ул ил тарихында соңгы генсек (1985-91), СССР Югары Советы Президиумы­ның соңгы рәисе, Советлар Союзының беренче һәм соңгы президенты (1990-91) булды.

Аның тормышында иң йолдызлы, серле, шуның белән бер­гә, фаҗигале чор башлана. Ул чакта гел “карт җитәк­че­ләр”дән туйган ил халкы аның яшьлегенә, белемлелегенә, энергиясенә, аңлаешлы, күп һәм матур сөйли белүенә, илне реформалауга әзер булуына шатланды. Горбачев алда торган үзгәрешләрнең кирәклеген аңлый иде, ул илгә һәм бөтен дөньяга яңа фикерләү рәвешен тәкъдим итте. Моның өчен ул Махатма Ганди, Бертран Рассел, Альберт Эйнштейн, Альберт Швейцер кебек танылган акыл ияләренең фикерләрен файдаланды. Ләкин кешеләр аңардан теорияләр түгел, анык чаралар, яхшы нәтиҗәләр көтте.

Әмма арытаба “Горбачев эффекты” дип истә калган адым­нар ясала башлады: аның һәр башлангычы уңыш­сыз булды, соңгы чиктә ил өчен хәвеф тудырды. Беренче карашка уңай күренгән бөтен чаралары ахыр чиктә җимергеч нәтиҗә белән тәмамланды. Мәсәлән, эчкечелек белән көрәш, болай да сай бюджетны җимереп, спиртлы эчемлек­ләрне “күләгә икътисады”на куып кертте.

“Үзгәртеп коруны үзеңнән башларга” чакыру гади эшче халыкка аңлашылмады. “Тиз­лә­неш” дигән чара да ышаныч­сыз булып чыкты – халык ху­җалыгына структур үзгәреш­ләр, базар юнәлешле булган, төптән уйланылган үзгәртүләр кирәк иде. Шушы шартларда меңләгән пред­прия­тиедә ки­рәк­мәгән, сыйфатсыз продукция җитеш­терүне үстерү нәрсә бирә иде? Бу бары ресурс чыгымнары артуга, складларда кирәксез товарлар күбәюгә, дефицит товарлар барлыкка килүгә, мөһим булганнарына талоннар белән чиратлар үсүгә китерде. Һәм боларның барысы да — Көнбатыш тарафыннан махсус рәвештә дөнья­күләм икътисади кризис тудырылып, нефть һәм башка энергия чыганак­ларының бәясе юри төшерел­гән чорда. Мондый мохтаҗлык­ны кешеләрнең 30-40нчы еллардан бирле күргәне юк иде.

Хәл итә алмаслык социаль-икътисади проблемаларга юлыгып, Горбачев бөтен игътибарын сәяси реформаларга һәм тышкы сәясәткә юнәлтте. Бу ил таркалуның башлангыч чоры булды. КПСС үз хакимлеген кискен югалтты, дәүләт структураларының да власть көче кимеде. Кешеләр бушлык, хакимсезлек һәм күп власть­лылыкны тойды. Милли мәсьә­лә кискенләште һәм сәяси төс алды. Союздаш республикаларны берләш­терүче, социалистик системаны ныгытучы көч калмаган иде.

Кешелек дөньясы системалы идеологик, эчке һәм тышкы сәяси кризис шартларында СССР җитәкчесенең ничек итеп илдәге дәүләт властен үзе какшатуына һәм йомшартуына шаһит булды. Сайлаган юнәлешенең һәлакәткә илтүен ул үзе аңладымы икән, әйтүе кыен.

Нәтиҗәдә, аның өлешенә төшкән югары вазыйфа бурычы, бәхет китерер урынга, җилкәсенә күтәрә алмаслык йөк булып ятты. Ахырда ул үзен көчсез шәхес итеп күрсәт­те. Власть эчендә җайла­шы­р­га, астыртын көрәш алып барырга, төрле мәкер, хәйлә корырга оста була торып та, Горбачев үзен тарихи фигура, көчле дәүләт эшлеклесе итеп күрсәтә алмады. Әлеге кискен шартларда илгә Петр I кебек көчле җитәкче кирәк иде дә соң, андыйны каян аласың?

Михаил Сергеевичның җит­ди гамәлләр кылырга тәвәккәл­леге җитмәде. Мәсә­лән, “кайнар нокта”ларга йөр­мә­де, беркайчан да диярлек үз өстенә җаваплылык алмады. 1989 елда Тбилисида демонстрантларга каршы армия көчләре рәхимсез рәвештә кулланыл­ганнан соң ул, үзенең эшлекле сәфәрдә булуына сылтанып, бу турыда соңрак, аэропортта гына ишетүен белдереп акланды. Башка вакыйгаларда да шул ук хәл кабатланды.

Бер яктан, илдәге кризисны көчәйтеп, Горбачев, икенче яктан, эзлекле рәвештә илнең Кораллы Көчләрен йомшартты, үз приказларыннан ваз кичеп, хәрбиләрне әледән-әле хәвеф астына куйды. Немец пилоты Матиас Рустның җиңел самолетта Мәскәүнең Кызыл мәйданына төшүеннән файдаланып, ул дистәләгән лаеклы хәрби җитәкчеләрне вазыйфасыннан бушатты. Формаль рәвештә Югары Башкомандующий булса да, Горбачев хәрбиләр арасында тулысынча абруен югалтты. Бу хәлдә ул 1917 елда үз тарихи миссиясен үти алмаган А. Ф. Керенскийны хәтерләтте...

Горбачевның турыдан-туры, альтернатив сайлаулардан качуы көн кебек ачык. Хәт­та киң танылу алган чорында да Михаил Сергеевич “КПСС иҗтимагый оешмасы”­ннан 100 делегат составында СССР халык депутатлары съездына депутатлыкка сайлауларсыз үткән иде. Сайлауларда җи­ңел­гән бик күп җитәкчеләр аңа моны гафу итә алмады. СССР Югары Советы Рәисе вазыйфасына сайлауларда да ул бердәнбер кандидатура булды. Хәтта СССР Президенты постына да Горбачев, башка кандидатлардан оста котылып, искәрмә буларак, залда гына үзен сайлатты. Әйткән­дәй, Союзны саклап калу турында хәлиткеч референдумны ул буталчык итеп һәм сүлпән үткәрде, хәтта ирешел­гән уңай нәтиҗәләр дә хәлне коткара алмады.

ГКЧП төзегәндә, ягъни илдә диктатура урнаштырырга һәм гадәттән тыш хәл кертергә маташканда да ул мескен кыя­фәт­­тә иде: боргаланды, нәрсә­недер әйтеп бетермәде, ахырда партиягә дә, ил җитәк­челегенә дә хыянәт итте. Чыннан да, аның, яңа Союз киле­шүе төзүне 20 августка билге­ләп, гаиләсе белән тыныч кына башкаладан Фороска ял итәргә чыгып китүен ничек аңлатырга мөмкин? “Тапкан вакыт!” диде соңыннан аның иптәшләре. Барысы да астыртын уенга охшаган иде.

Ельцин белән сәяси каршылыкта Горбачев йөз проценты белән җиңелде. Ельцин җаваплылыктан курыкмый иде, турыдан-туры сайлауларга, бәйрәмгә барган кебек, ышанычлы барды. Аңа Халык депутатлары съездына туган Свердловск өлкәсеннән сайланырга тәкъдим ителгәч тә, ул, дошманнарын ачыктан-ачык җиңү өчен, депутат мандатын Мәскәүдә алуны хуп күрде. Дөресен генә әйткәндә, Ельцинны Русия белән җитәк­челек итүгә Горбачев этеп чыгарды, дияргә була. Русия Президенты постын булдырып, ул тагын кыю рәвештә альтернатив сайлауларда катнашты. Нәтиҗәсе Горбачев өчен дә, СССР өчен дә һәлакәтле булды. Мәскәүдә ике Президент булып чыкты, ләкин аларның берсе генә законлы иде. Нәкъ Ельцин, ил Президентын сәя­сәттән читләштереп һәм изо­ляцияләп, аның артында СССР­ны таркату турында сөй­л­әшүләр алып барды һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге төзүгә иреште.

Михаил Сергеевичка хас тагын бер сыйфат — ул үзенең көрәштәшләрен һәм безнең Варшава килешүе буенча хәр­би союзникларны, властьтан бәреп төшерүгә, суд эзәрлек­ләвенә, хәтта үлемгә дучар итеп, рәхимсез рәвештә сатты. Илнең стратегик мәнфә­гатьлә­ре аны борчымады, ул дөнья геосәясәте тарихына игътибар бирмәде. Без, яуланган пози­ция­ләрне югалта барып, ашыгыч рәвештә коралсызланып, АКШ һәм НАТО илләре белән дистә еллар дәвамында ирешелгән стратегик тигезлекне юкка чыгарып, үзебез өчен бернәрсә дә отмыйча Үзәк һәм Көнчыгыш Европадан чыгып киттек. Аның 6 ел эчендә АКШ президентлары белән 11 тапкыр очрашуы да юкка гына түгел! Ул аларның теләген хәтта кирә­геннән артык үтәде. Кайбер килешүләр рәсми расланмыйча, телдән ышандырулар һәм вәгъдәләр төрендә генә үтте. Көнбатыштагы яңа җитәкчеләрнең соңыннан алар турында искә дә алмавына гаҗәпләнәсе түгел! Гамәлдә, Горбачев бөек державаны, модернизацияләү һәм көчәйтү урынына, җимерелүгә, капиту­ля­циягә дучар итте.

СССРның таркалуы – Гор­бачевның һәм аның гаиләсе­нең, аеруча Раиса Максимов­наның, шәхси фаҗигасе бул­гандыр, бәлки. Ләкин моның бик күп халыклар өчен озайлы тискәре йогынтысы булган планета күләмендәге катастрофага әверелүен берни белән дә акларлык түгел. АКШның башбаштаклыгы, “төсле револю­ция­ләр”, төрле бәрелешләр, халыкара террорчылык юкка гына кискен үсеш алмады.

Көнбатыш, аңа илтифат күрсәтеп, үтә дә шикле сәясәте өчен Нобель премиясен (1990) бирде. Бүген бу бүләкне ничек атарга да белмәссең – Герострат даны дияргәме, әллә Иуданың утыз көмеш тәңкәсе­нә тиңләргәме? Аның эшчән­леге көчсез, ярдәмгә мохтаҗ, алдан күрә белмәүчән генә бул­мыйча, аңлы рәвештә эш­ләнгән хыянәтләр чылбырыннан тормадымы икән?

Рухани А. Мень әйтүенчә, һәр вакыйга артында яшерен мәгънә ята, ләкин, гадәттә, без аны соңрак аңлыйбыз. Бәлки, моны күп дистә еллар үткәч, бездән соң килгән буыннар аңлар... Ә Михаил Сергеевич, шул ук вакытта, 1991 елдан бирле үзенең Халыкара “Горбачев фонд”ын җитәкли, берни булмагандай, “бөек” эшләре, күрсәткән хезмәтләре турында сөйләвен дәвам итә, русия­леләрне арытаба ничек яшәргә өйрәтергә маташа...

Әлбәттә, “салкын сугыш” тәмамланды, күп яңа илләр барлыкка килде, совет халкы ирек яулады, “совет кешеләре” булудан туктады. Демократик үзгәрешләр булды, дәүләт төзелеше үзгәрде. Әмма болар барысы да артык кыйммәткә төште түгелме? СССРның төп илләре берлеген саклап калырга булмый идеме? Бу сорауларга җавап юк һәм булмаячак та. Шулай да барысы да “Горби”дан гына тормавы, моннан начаррак хәлләр дә килеп туу ихтималлыгы булу аңлашыла. Ләкин бу уй бүген безне тынычландырамы соң?

Белүебезчә, тарихта “шулай булса, болай булса...” кебек шарт фигыль хупланмый. Горбачев тарихта калачак, аның эзләре сакланачак. Безнең аңардан соңгы тормышыбыз кискен үзгәрде. Советлар чорыннан соң барлыкка килгән киңлек, Евразиянең күпкырлы интеграциясе бар. Русия бөгелмәде, алга бара, аның төбәкләре үсә. Глобальләштерү шартларында дөньяда акрынлап яңа тәртип урнаштырыла. Аның кайбер билгеләрен без күптән түгел Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммитларында да күрдек.

Тарихи үсеш закончалыклары аерым дәүләт эшлеклеләре ярдәмендә, ә кайчагында – аларның эшчәнлегенә карамастан, һәрвакыт үз юлларын сала. Вакыйгаларга төгәлрәк бәяне вакыт бирер, хакыйкать башка дәвер кешеләренә ачылыр. Димәк, Горбачевның тарихтагы урыны турында гадел фикер йөрткәндә өметле уйларга да бирелергә төпле нигез бар.

Марат ЯМАЛОВ,
тарих фәннәре докторы.
Читайте нас: