Барлык яңалыклар

Хәвефсез зоналар күбрәк булсын!

Бүген — Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне.1931 елда берничә дәүләт башлангычы белән Франциянең медицина хезмәте генералы Жорж Сен-Поль Парижда “Женева зоналары ассоцияциясе”нә — “хәвефсезлек зоналары”на нигез сала. Бераздан Ассоциация Гражданнар оборонасының халыкара оешмасына (ГОХО) үзгәртелә. 1972 елда ул хөкүмәтара оешма статусын ала. Әлеге вакытта оешмага 50 ил керә, 16 дәүләт күзәтүче статусына ия. Шушы дата алдыннан без Русия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать казалары нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей АРТЕМОВка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Алексей Серафимович, “Женева зоналары” үсеше турында җентеклерәк сөйләсәгез иде...

— “Женева зоналары”на нигез салучының максаты — бөтен илләрдә дә даими рәвештә хәвефсез булган зоналар яисә төбәкләр булдыру. 1935 елда Франция парламенты Милләтләр лигасына һәр илдә килешү нигезендә ниндидер хәрби активлыктан азат булган яисә хәрби конфликтлар вакытында шундый урынга әйләнгән зоналар төзү мөмкинлеген өйрәнергә тәкъдим итә. 1936-37 елгы хәрби конфликтларда халыкның кайбер категорияләре өчен хәвефсез зоналар булдырыла: Испаниядә — Гражданнар сугышы вакытында (1936 елда Мадрид һәм Бильбао шәһәрләре), Япония белән Кытай арасындагы конфликтта (1937 елда Шанхай белән Нанкин). Тәҗрибә зур булмаса да, тыныч халык өчен хәвефсез зоналар бул­дыруның мөмкин икәнлеге аңлашыла.

Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында бер генә сугышучы як та икенче ил мәнфә­гатендә хәвефсез зоналарны танырга риза булмый. 1949 елда Женева дипломатик конференциясендә сугыш вакытында тыныч халыкны яклауга кагылган дүртенче конвенция кабул ителә. Ак фонда ике кызыл сызык — “Женева зоналары”ның эмблемасы, ГОХО эмблемасында 1998 елга кадәр була.

— Алтмышынчы елларда бу оеш­маның ныклы үсеш алуы билгеле...

— Бурычлар киңәйтелә: качаклар өчен хәвефсез зоналар буенча эшчәнлекне дәвам иттерү белән беррәттән, ГОХО гражданнар оборонасының милли оешмалары арасында элемтә урнаштырырга, халыкны яклау проблемасы өлкәсендә тикшеренүләр үткәрүне дәртләндерергә, булган тәҗрибәне таратырга тиеш була. Алтмышынчы еллар башында ГОХО эшчәнлеге өлкәсен сугыш вакытында халыкны яклаудан тыныч вакытта табигать һәм техноген һәлакәтләр проблемаларына кадәр киңәйтә.

— Бәйрәмнең тарихы һәм ГОХО алдына куелган төп бурычлар турында ни­ләр әйтерсез?

— Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне гражданнар оборонасы турында белемне пропагандалау һәм коткару хезмәт­ләренең абруен күтәрү максатында билге­ләнә. 1 март очраклы сайланмаган, нәкъ шушы көнне оешманың 18 дәүләт хуплаган Уставы көченә керә.

1993 елда Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да ГОХО әгъзасы булды һәм шул вакыттан оешма Секретариатында аның даими вәкилләре бар. 1995-97 елларда оешма президенты вазыйфасын ул вакытта Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу биләде.

ГОХОны дөньяда гражданнарны халыкара дәрәҗәдә яклау белән шөгыльләнүче бердәнбер оешма дияргә мөмкин. Гражданнар оборонасын оештыруны дәүләтнең төп функцияләренең берсе дип атасак та була, чөнки гражданнар оборонасы дәүләт иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә.

— Әңгәмә өчен рәхмәт.
Читайте нас в