Әнгам Атнабаев, Әхмәт Насыйров, Гайнислам Галиев, Үзбәк Гыймадиев, Марсель Бакиров, Тамьян Бикмаев, Мазһар Гыймадиев шикелле шәхесләр арасына килеп керү — үзе бер горурлык!
Таһир Исмәгыйль улының “Кызыл таң”га җитәкчелек итү чоры искиткеч үзгәреш, яңарыш, гәзит тиражының елдан-ел үсеше белән бәйле. Яшь көчләрне редакциягә җәлеп итү җәһәтеннән дә күп эшләде ул. Үзенең истәлекләрендә ул болай ди: “Тагын берничә яшь талантны алдык. Туймазыда — үз хәбәрче булып Вәли Җиһаншин, Нефтекама якларында Эдуард Әгъзамов һәм башкалар эшли башлады. Шулай итеп, үсеп килгән Расих Ханнанов, Фәнил Әсәнов, Муса Сираҗи, Равил Шаммасов, Илдар Низамов кебек талантлы егетләрнең сафын яңа иҗади көчләр тулыландырды. Шушы рәвешле безнең редакция Язучылар берлеге “филиалы”на әверелде...”
Мине ул университетның бишенче курсында укыган чагында эшкә чакырып алды. Кышкы сессия бара иде.
Имтиханнар да тәмамланмаган. Алда — диплом эше. Аны язасы бар әле. Бу хакта аңа әйткәч, ул:
— Яза белгән кешегә диплом язу берни түгел. Атна да җитә. Яза белмәгәненә өч ай түгел, өч ел бир — барыбер рәтләп яза алмый ул, — диде.
Бик кызыклы яңгырады аның сүзләре.
Ул дәвам итте:
— Мин синең “Тормыш куркакларны сөйми” дигән публицистик материалың һәм аңа килгән откликлар белән таныштым. Каләмең бар сыман...
Аннары ул совет төзелеше бүлеге мөдирен чакырып кертте.
— Менә, иптәш Галиев, сиңа яңа хезмәткәр. Университеттан студент килә. Сынау шарты белән алабыз үзен.
Атнабайдан соң мин икенче кадры булып килеп кергәнмен “Кызыл таң”га.
Бу гәзиткә мин урта мәктәптә чагымда ук языша идем. Дүртөйле райкомының беренче секретаре Батыев партиянең ХIХ съездында делегат булып катнашты. Аннан кайткач, ул мәктәпкә килде һәм съезддан алган тәэссоратлары белән уртаклашты. Ул чакта Сталин исән иде әле. Ул аны күрүен дә дулкынланып сөйләде. Мин исә “Кызыл таң”га “Делегат белән очрашу” дигән хәбәр җибәрдем. Ул басылып чыкты.
Урта мәктәптән соң комсомол путевкасы белән китеп, Шкаповода эшчеләр сафына баскач, нефтьчеләр, төзүчеләр хакында репортаж һәм сурәтләмәләр җибәрә башладым бу гәзиткә. Бастырып чыгаралар иде. Илештә халык судында секретарь булып эшләгәндә дә матбугат белән элемтәне өзмәдем. “Суд залыннан” рубрикасына бик күп мәкаләләр бирдем. Район гәзитендә, “Кызыл таң”да һәм “Совет Башкортостаны”нда алар бик тиз дөнья күрә иде.
Судья Шәйхел Вахитов (халык судына килгәнче Дүртөйледә “Совет Башкортостаны”ның үз хәбәрчесе иде ул. Шигырьләр дә яза иде) миннән юрист ясамакчы булды. Ләкин мин журналистика юлын гына сайлаячагымны әйттем. Нәкъ менә шуңа да университетның филология бүлегенә укырга кердем. Өч еллык эш стажым булгач, конкурссыз үттем.
Менә шуннан соң инде ныклап торып “Кызыл таң” белән аралашу башланды. Стипендиянең бәләкәйлеге дә моңа этәргәндер.
Ә Мазһар абый Гыймадиев белән Илдар Низамов, төрле темаларга задание биреп, мине төзелеш һәм заводларга җибәрәләр иде. Гәзитнең штаттан тыш хәбәрчесе итеп, таныклык та бирделәр. Репортаж, сурәтләмә, хәтта очерк өчен юл ачылды. Ай саен стипендиядән дә күбрәк гонорар ала башладым.
Җитмәсә, матбугатта актив катнашканымны исәпкә алып (1961 елда), икенче курста укыганда ук мине СССР Журналистлар берлегенә әгъза итеп алдылар. Бу документ та теге яки бу объектка үтеп керергә, гәзит материаллары әзерләргә мөмкинлек бирә иде. Еш кына, җиңел күренгән лекцияләрне калдырып, редакция заданиесен үтәү эшенә керешә идем. Шулай йөри торгач (бер семестрны гел “бишле”гә генә тәмамлап, югары стипендия алам дигәндә), бер фәннән укытучым “өчле” чәпәп чыгармасынмы?! Моны ул болай аңлатты: “Син минем лекцияләргә, семинарга йөрмәдең...”
Ләкин үкенмим. Мин бит үземне журналист итеп әзерләдем. Студентлар арасында да шул рәвешле танылып өлгергән идем инде.
Ул елларда Уфаның берничә урынында “Кызыл таң” витринасы була торган иде. Анда гәзитнең һәр яңа саны урнаштырылды. Чыккан мәкаләңне аннан да укырга мөмкин иде. Бу үзенә күрә матбугат басмасын пропагандалау чарасы да булгандыр.
Редакция белән даими бәйләнештә торгач, анда барып йөргәч, иртәгә дөнья күрәсе очерк, яки сурәтләмәң хакында да әйтәләр иде. Ул чыккач, куанычыңның чиге булмый. Типография буявы да кибеп бетмәгән гәзиттәге материалыңны кат-кат укыйсың. “Үзгәртмәгәннәр икән. Нәкъ үзем язганча...” дип уйлаудан янә канәгатьлек хисе кичерәсең.
...Т. Ахунҗанов матбугат басмасын җанлы, адәм укырлык итеп чыгару өчен көрәште. Фельетоннар бирүгә әһәмият бирде. Килгән хатларны тикшертү, алар эзеннән материаллар бастыру җайга салынды.
“Мәкаләңнең аталышы ук укучыны тартып торырга тиеш”, — ди иде мөхәррир. Ошамаса, кире бора, яңа исем эзләргә куша.
Ә бәйрәмнәрне ничек матур итеп үткәрә башладык. Элек коллектив белән бергә җыелып утыру һәм күңел ачулар булмаган. Таһир Исмәгыйль улы бу традицияне “бозды”: хезмәткәрләрне ял итәргә дә, яхшы итеп язарга да өйрәтте. Кирәк икән, гармуны белән дә дәртләндерә белде. Җитмәсә, билгеле язучылар, шагыйрьләр, җырчылар еш кына редакция кунагына әверелде.
...Мин исә килгән хатларны эшкәртәм, кайберләренә җавап язам, барырдайларын бастыру өчен машинкага бирәм. Кайчак командировкаларга чыккалыйм. Диплом эшенә тотынган юк әле. Мөхәррирнең “бер атна да җитә” дигәнен исенә төшереп, шул атнаны сорап алдым. Габделхәй Әхәтов җитәкчелегендә эшләп, дипломны “5”кә яклагач, туган якларга — Дүртөйлегә кайтып килдем. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе: “Үзебезгә кайт. Сигезьеллык мәктәпкә директор итеп җибәрәм үзеңне...” — ди.
Миңештедә (Н. Нәҗми авылында) педпрактика үткән идем. Ике чирек (хезмәт хакы алып) мөстәкыйль укытучы ролен башкардым. Шуның буенча белә бу мине.
Район редакциясендәгеләр дә үзләренә чакыра. Болар хакында “Кызыл таң” хуҗасына әйткәч, ул:
— Син сынауны уңышлы үттең. Бездә каласың. Ректор исеменә, Мәгариф министрлыгына хат юлларбыз. Районда эшләргә кайчан да өлгерерсең әле. Монда ышкылып, шомарып кал, — диде.
Көзге айларның берсендә мөхәррир белән тагын сөйләшү булды. Ул алдагы планнарым белән кызыксынды.
— Гәзитнең үз хәбәрчесе булып китәр идем. Берәр якка җибәрсәгез...
— Сәбәбе?
— Әле кеше өстендә яшим. Уфада тиз генә фатир алып булмас шикелле. Өйләнергә дә вакыт җиткәндер...
Янә бер сәбәбен әйтмәдем: басманың алдагы санын чыгарганда еш дежур торулар ялкытты. Секретариатның өлкәннәргә — журналистикада “карт бүреләр”гә теше үтми. Тоталар да безнең кебек яшьләрне (хәтта атнага икешәр тапкыр) дежурга куялар. ТАСС, партия Өлкә комитетыннан килергә тиешле рәсми материалларны көтә-көтә хәтта таң аттырасың, гәзит санына кул куя алмый иза чигәсең.
Н. Хрущев Уфага килгән мәлне дә шулай булды. Мин дежурда идем. Мөхәррир исә өч республика гәзите арасыннан үзе генә Н. Хрущевны озата килгән матбугат хезмәтенә тәкъдим ителгән. Ләкин аның килеп җитүе хакында һаман хәбәр юк. Гәзитне таң атканда чыгарып кайттык.
Бер ел аппаратның үзендә эшләгәннән соң, ниһаять, Т. Ахунҗанов мине Нефтекама зонасына гәзитнең үз хәбәрчесе итеп җибәрде. Бу — 1965 елның беренче гыйнвары иде. Приказ шулай язылды. Киткәндә хуҗа болай диде:
— Син урыннарда үзеңне куя бел. Малайлыкта йөри күрмә. Син обком органыннан барасың. Димәк, обкомның бәләкәй генә инструкторысың.
Ике ай ярым дигәндә миңа ике бүлмәле фатир бирделәр. Шул ук елны өйләндем.
Зур Арлан нефть районы белән таныша башладым. “Кара алтын” чыгаручылар, бораулаучылар эше һәм тормышы байтак сурәтләмә һәм репортажларымда, соңрак очеркларда чагылыш тапты.
Аннары игътибарны Нефтекамада торак йортлар, мөһим объектлар күтәрүче “Башнефтепромстрой” трестына, Карман ГРЭСы төзелешенә юнәлттем. Артта сөйрәлүче участоклар тәнкыйть утына тотылды.
Карман ГРЭСының беренче энергоблогын файдалануга тапшыруны, аның электр тогы бирүен түземсезлек белән көтеп алдык. “Советская Башкирия” хәбәрчесе А. Маннанов белән һәр көн диярлек шунда булдык. Станция директоры Шамил Әбдрәшитов самавырын куеп каршылый.
Ниһаять, Карман ГРЭСының беренче энергоблогы электр тогы бирде. Директор бүлмәсеннән туп-туры редакцияләр белән элемтәгә кердек. Яңалык “Кызыл таң”ның беренче битендә эре хәрефләр белән басылды. Соңыннан энергетиклар бәйрәм итте, журналистлар да бу тантанадан читтә калмады...
Шәһәр елдан-ел үсте. Эре предприятиеләр (автозавод, ясалма күн берләшмәсе һәм башкалар) калкып чыкты. Һәммәсен яктыртып бару соралды. Болардан тыш, редакция җибәргән хатларны тикшерү белән җитди шөгыльләнергә туры килә иде. Хәбәрче пунктын эзләп тә килделәр. Берсен дә кире кага алмыйсың. “Хат эзеннән” йөреп, кемгәдер ярдәм итә алганмын икән (кайберәүләр хәтта тораклы да булды), димәк, журналист һөнәрен юкка гына сайламаганмын.
Хәбәрче һәр бүлеккә язарга, аппараттагы хезмәткәр биргән заданиене ашыгыч үтәргә тиеш. Моның өчен төн йокысы белән дә исәпләшмисең, чөнки редакциядә синнән материал көтәләр. “Халык контроле бите”н, “Тетәбикә белән Гаделҗан”ны фельетон, реплика, рейд материалы белән тулыландырып килдем.
Берчак мөхәррир Ремель Дашкин:
— Краснокамадан быел күпме тәнкыйть бирдең әле? — дип сорады.
— Кем санаган инде аны...
— Ә санап баручысы бар. Секретарь Фән Шәрифуллин зарланып торды: унбер тапкыр районын сүгеп чыккансың. Кимет тәнкыйтьләвеңне.
Шуннан соң шактый вакыт кимчелекләрне ачып салудан тукталып калдым.
...Муса Мөлеков чорында да гәзит битләрендә тәнкыйть мәкаләләре югалып калмады. Ул да безнең матбугат басмасын җанландыру өчен тырышты, татар дөньясын киң яктыртты.
Расих Ханнанов белән янә бик тиз уртак тел табып эшләп киттек. Ул әйбәт җыр сүзләре авторы, язучы һәм драматург булып танылып өлгергән иде инде. Минем байтак әдәби әсәрләремә дә “яшел урам” ачты. Ә “Хельсинкида — өч тәүлек” дигән юл язмаларым өчен редакциянең еллык премиясен бирде. Мондый бүләкне Фаил Фәтхетдинов та ике мәртәбә тапшырды миңа. Рәхмәттән башка ни әйтәсең?! Фаил Камил улы “Кызыл таң”га байтак яңалык кертүе белән дә ихтирам һәм хөрмәт казанды. “Нур” театрында үткәрелгән “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” — шуларның берсе генә әле!
Безнең матбугат басмасы журналистлары белән һәрчак көчле булды. Вафа Мостафин, Марис Нәзиров, Мариус Максютов (соңгы икесе бик иртә хушлашты якты дөнья белән, алар әйбәт шагыйрьләр дә иде) — нәкъ шундыйлар. Сагынып искә алам үзләрен. Бу сафка Әдһәм Мәүлиев кебек эчкерсез дустымны да кертәм. Бүген Фәрит Фаткуллин, Илдар Фазлетдинов, Олег Төхвәтуллин, Венера Мәҗитова һәм башкалар мавыктыргыч итеп яза белүләре белән “Кызыл таң” битләрен бизиләр.
Бу матбугат басмасының һәр санын бушлай алам. Һәр елны редакция яздыра. Монысы өчен дә рәхмәт! Анда-санда гәзиттә язучы һәм журналист сыйфатында да катнашам. Аңардан аерылып булмас инде. Шуңа да “Кызыл таң”ны гомерлек юлдашым дип саныйм.
...Сүземне тәүге мөхәррирем белән башлаган идем. Аның белән үк тәмамлыйсым килә.
Партия өлкә комитеты секретаре вазыйфасыннан киткәч, Таһир Исмәгыйль улы белән очрашулар аның фатирында дәвам итте. Бергә эшләгән еллар турында хатирәләрне яңарта идек. Аның хәтере шәп! Әллә кайчангы хәл-вакыйгаларны чокып чыгара иде. Бер-беребезгә китапларыбызны бүләк итештек. “Әрвахлар күктә яши” дигән повестьлар җыентыгын ул болай язып тапшырды: “Яраткан энем Эдуард Әгъзамига. Ихтирам белән, уңышлар, бәхет теләп Т. Таһиров (Т. Ахунҗанов)”.
Мондый очрашулар беркайчан да күңелдән җуелмас!
Эдуард Әгъзам