+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Тамыр”дан башлана

1 март – Халыкара балалар телевидениесе һәм радиосы көне Берләшкән милләтләр оешмасының Балалар фонды тарафыннан 1994 елның апрелендә Канн шәһәрендә гамәлгә ашырыла. Планетабыздагы йөздән артык илдә, меңләгән үзәк, төбәкара һәм шәһәр телевизион каналларында һәм радиотапшыруларында бу көнне балалар һәм үсмерләр программалары өчен эфир вакыты бүленә. Бу көн, чын-чынлап, балалар бәйрәменә әверелә.

Яраткан мультфильм һәм кино, телерадиотапшырулар геройлары белән очрашулар нәниләргә һәм үсмерләргә чиксез шатлыклы минутлар бүләк итә. Халыкара балаларга ярдәм буенча гадәттән тыш фондны оештыручылар уйлавынча, бу халыкара дата балалар һәм үсмерләрнең хокукларын бозулар белән бәйле проблемаларга җәм­гыять игътибарын юнәлтергә тиеш. БМО балалар фонды тарафыннан барлык мәгълүмат чараларына бу көнне, күңел ачу программаларыннан тыш, балаларга һәм үсмерләргә аңлаешлы итеп үз хокуклары турында мәгариф программаларын да эфирга чыгарырга тәкъдим ителә.

Безнең республикада туган якка сөю, гаиләгә, өлкәннәргә, сәламәт тормышка, табигатькә ихтирам тәрбияләүче “Тамыр” балалар һәм үсмерләр телеканалы уңышлы эшләп килә. Студиянең беренче карлыгачы – 1992 елда беренче тапкыр эфирга чыккан “Сәңгелдәк” тапшыруы. Алып баручылары балалар булган бу тапшыруның авторы – Луиза Фархшатова. Бераздан балалар белән тапшырулар эшләү идеясе дистәләгән проектта дәвам итә. Ике дистә ел үтүгә “Тамыр” балалар студиясе тәүлегенә 16 сәгать тапшырулар алып баручы телеканалга әверелә. “Сәңгелдәк”, “Чулпылар”, “Байтус”, “Шәп арба”, “Бавырсак”, “Борчак” һәм башка бик күп тапшырулар балалар һәм үсмер­ләр өчен тәрбияви әһәмияткә ия.

“Тамыр”ның казанышлары күп. Ул – ил күләмендәге һәм халыкара бәйгеләр, фестивальләр җиңүчесе. Халыкара балалар телевидениесе һәм радиосы көнендә дә республикабыз балаларына игътибар күп булачак.
Читайте нас: