+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Телсез шаһитлар”

Алар хокук сакчыларына җинаятьчеләрне тотарга кешеләрдән дә ныграк ярдәм итә.Былтыр сентябрьдә Уфада 11 яшьлек Виолетта Токарчукның җансыз гәүдәсе табылды. Бер бәндә аны иртән мәктәпкә барганда гаражлар артына алып кереп җәфалаган, аннары буып үтергән. Вәхшине күрүче булмаган. Бу фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде: баланы кызганудан йөрәк бер өзгәләнсә, җинаятьчене тота алырлар микән, әллә ул хөкем җәзасыннан котылырмы, дигән сораулар җанны телгәләде. Атна да үтмәде, җаһил полиция бүлегендә күрсәтмә бирә иде инде. Кайберәүләр, хокук сакчыларының болай тиз эш итүенә ышанмыйча, гаепсез кешене тотканнар, яла ягалар, дигән имеш-мимеш таратты. Ләкин эчке эшләр органнарында кулланылган бүгенге технологияләр теләсә кемгә гаеп тагу ихтималлыгын юкка чыгара. Токарчукны үтерүче ничек тотылган соң? БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистика үзәге җитәкчесе, полиция полковнигы Радик ГӘРӘЕВ белән әңгәмәне шушы сораудан башладык.

— Токарчукның гомерен өзгән Валеткин — хокук сакчыларына күптән таныш кеше. Ул берничә тапкыр төрмәдә утырып чыккан, димәк, безнең базада аның турында мәгълүмат бар иде, — дип башлады сүзен Радик Рифгать улы.

— Кызның тешенә кидерелгән брекетларда үтерүченең биологик материалы табылды. Экспертларга мәгълүматлар базасын тикшереп чыгасы гына калды. Бу материалның Валеткинныкы икәнлеге ачыкланды. Аны кулга алу исә — техника эше. Тотылгач, ык-мык итәр форсаты калмады: фәнгә каршы барып булмый...

— Радик Рифгатович, эксперт-криминалистларның җи­наять урыныннан алынган дәлилләр, икенче төрле әйткәндә, “телсез шаһитлар”га таянып эш итүе билгеле. Аларның эше турында тагын ниләр әйтерсез?

— Эксперт-криминалист — ул шундый ук полицейский. Безнең хезмәткәрләр, шулай ук, җинаять урынына чыга, аны ачуда ярдәм итә. Җинаять урынында һәр кеше эз калдыра. Аның аяк-кул эзләре, чәче, каны, теше, кием җепселләре калырга мөмкин. Эксперт-криминалистның бурычы — шуларны җентекләп җыю һәм дөрес тикшерү. Җинаятьне ачуда иң зур ярдәм күрсәтүчеләр — шулар. Кемнеңдер бармак эзе табылган икән, алар исәпкә куела.э Чәч, кан, башка биоматериаллардан аның генотибы бүленеп алына. Болар — һәр кешенең үзенә генә хас нәрсәләр. Әгәр дә шушы кеше берничә елдан соң җинаять эшли икән, калдырган “таныш” бармак эзләре буенча тотыла ала.

Мәсәлән, Уфадагы бер фатирны талаучы, хокук сакчыларыннан көлергә булыптыр инде, суыткычка ниндидер язу элеп, өстәлдә йөзеген калдырып киткән. Йөзекнең бармакка тиеп торган ягын тикшереп, бу кешенең генотибын ачыклый алдык. Аннары аны үзебезнең базадан таптык. Ул кайчандыр полиция кармагына эләккән булган. Исеме дә, адресы да билгеле булгач, аны тоту әллә ни авырлык тудырмады.


— Республикада ничә эксперт-криминалист эш­ли?

— Бездә 300дән артык кеше хезмәт итә. Алар тикше­рү-оператив төркем составында тәүлек әйләнәсенә республика буенча кизү тора. Безнең вәкилләр һәр эчке эшләр органында бар. Аппаратта йөзләп кеше хезмәт сала. Алар бик күп юнәлеш­ләр буенча эш алып бара: химик, биологик тикшеренү­ләр, юл-транспорт вакыйгаларын тикшерү, техник юнәлешләр, фоноскопия... Эксперт-криминалистлар дактилоскопист, трассолог, баллист, шартлату технигы һәм башкаларга бүленә. Эш күп. Бирегә экспертиза үткәрү өчен бөтен республикадан матди дәлилләр китерелә, чөнки үзәктәге заманча аппаратура төрле экспертиза ясарга мөмкинлек бирә.

— Үзәктә эксперти­за­­ның ничә төре эшлә­нә?

— Баллистика, дактилоскопия, документларны, почеркны техник тикшерү кебек традицион төрләрен кертеп, барлыгы 48 төр экспертиза эшлибез. Махсус тикшерүләр дә үткәрәбез. Мәсәлән, генетик экспертиза вакытында ДНКны тикшерәбез, фоноскопия экспертизасы тавышларны тикше­рә. Генетика, дигәннән, соңгы елларда бу фән нык алга китте.

Бер очрак турында сөй-лисем килә. 15 ел элек Улья­новск шәһәрендә бер баланы көчлиләр. Җинаятьче табылмый. Аның эзе калган бала оеклары полиция бүлегендә ачылмаган эш белән бергә “киштәгә салына”. Күптән түгел бу эшне яңадан күтә­рәләр. Җинаять­ченең генотибы мәгълүмат­лар банкы аша тикшерелә. Һәм әлеге кешенең Уфада колониядә утыруы билгеле була. Шулай итеп, 15 елдан соң да бу җинаять ачылды.

— Сезнең хезмәт­кәрләр тырышлыгы бе­лән ачылган җи­наять­ләргә тагын мисаллар китерә аласызмы?
— Бик күп китерә алам. Менә Әбҗәлил районында шәрә килеш җиргә күмелгән мәет табылды. Бармак эзләре буенча аның шәхесе ачыкланды. Ул элек хөкем ителгән, димәк, безнең мәгъ­лүматлар базасында аның бармак эзләре сакланган. Әгәр дә мәет озак яткан һәм танырлык булмаса, безнең хезмәткәрләр ярдәмгә килә.

— Бармак эзләре сакланган бердәм дактилоскопик мәгълү­мат­лар базасы бар, димәк...

— Мондый база бар. Әлеге картотекада бүген өч миллионга якын кешенең бар­мак эзе саклана. Алар буенча шәхесне ачыклау авыр түгел. Бу мәсьәләдә хатын-кызлар белән катлаулырак. Ирләр армиягә чакырылганда, шулай ук, әйтик, полициягә эшкә кергәндә дактилоскопия процедурасын үтә. Чөнки бәхетсез очрак була калса, аны тану авырлык тудырырга мөмкин. Безнең илдә бөтен халыкка да бу процедураны үткәрү закон буенча тыелган.

— Ә табылган мәет бөтенләй танымаслык бу­лып таркалган бул­са...

— Мәетнең шәхесен ачык­ламыйча җинаятьне ачып булмый. Әгәр дә ул озак яткан булса, безгә аның кул чугын алып киләләр. Экспертлар аны махсус эремәгә салып тота һәм бармак эзен алуга ирешә. Әгәр дә мәетне һаман да танып булмаса, ДНК-лаборатория эшкә кушыла.

— Мәсәлән, кешенең баш сөяге генә табылды, ди...

— Ул вакытта тәүдә аның җенесен, расасын ачыклыйлар. Моның өчен махсус үлчәүләр үткәрелә һәм таблицага кертелә. Хатын-кызлар белән ир-ат баш сөяге формасы буенча да, башка параметрлар буенча да аерыла. Боларны ачыклагач, безнең эксперт Булат Зәй­нул­лин (әлеге белгеч безгә, баш сөякләрен күрсәтеп, бик күп кызыклы мәгълүмат бирде — Р.Г.) баш сөяген реконструкцияләргә, ягъни исән чагында нинди рәвештә булганлыгын төшерергә керешә. Моның өчен махсус программа булса да, ул аны карандаш белән үзе эшли.

— Соңгы арада телевизордан полиция, шул исәптән криминалистлар эше турында да, фильмнар күбәеп китте. Сез аларны караганыгыз бармы? “Дилетантлар” дип, хаталарыннан көлеп утырасызмы?

— Кайчагында “След” дигән сериалны карарга форсат тия. Бөтенләй дә дөрес эш итмиләр, димәс идем. Ләкин анда барысы да бик тиз эшләнә. Кино булгач, озакка сузыла алмыйдыр инде. Кызганычка каршы, тормышта кешенең шәхесен ачыклау яисә җинаятьчене тоту өчен дистә еллар үтәргә мөмкин.

— Радик Рифгатович, эксперт-криминалист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Ул белемле, намуслы кеше булырга, үзенең эшен яратырга, һәрдаим камиллә­шергә тиеш. Эксперт заклю­чениесе, әйтик, кешегә гаеп­ләү белдергәндә зур әһә­мият­кә ия. Хаталану нәтиҗә­сендә гаепсез кешене төрмә­гә утыртырга яисә җинаять­чене акларга мөмкин. Ышаныч белән әйтә алам: бездә үз эшенең фанатлары эшли һәм бу эшне алар башка бернәрсәгә дә алыштырмаячак.

— Форсаттан файдаланып, Сезне һәм хез­мәт­кәрләрегезне һө­нә­ри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Әңгәмә өчен зур рәхмәт!
Читайте нас: