+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иҗатчылар үзләрен яклый

3 март Бөтендөнья язучы көне (тулырак атамасы – Язучылар өчен Бөтендөнья тынычлык көне) буларак билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәм бөтен дөнья язучыларының иҗади аралашуына ярдәм итү, матди авырлык кичергән, иреге чикләнгән, сәяси режимнар тарафыннан кыерсытыл­ган иҗатчыларны яклау, сүз һәм шәхес иреге өчен, цензурага каршы көрәшү максатын куя.

Бәйрәмнең тарихы инглиз язучылары Джон Голсуорси һәм Кэтрин Эми Доусон-Скоттның 1921 елның 5 октябрендә ПЕН-клуб оештыруыннан башлангыч ала. Бу аббревиатура әдә­бият белән бәйле инглиз сүзләренең беренче хәреф­ләреннән ясалган. “П” – поэт, ягъни шагыйрь, “Е” – инглизчә essayists, ягъни очерк язучылар, “Н” – новеллалар, романнар авторлары дигәнне аңлата. Әлеге хәрефләрне кушкач, инглиз­чә pen ‘ручка’ дигән сүз килеп чыга. Бүгенге көндә ПЕН-клуб Бөтендөнья (Халыкара) язучылар берлеге дип атала. Оешманың ида­рә­се Лондонда урнашкан. Оешмага әдәби әсәрләре булган һәм ким дигәндә ике ел клубта әгъза булып торучы ике кешедән рекомендация алган иҗатчылар кабул ителә ала.

1923 елда Лондонда ПЕН-клубның тәүге бөтен­дөнья конгрессы үтә. 1986 елның 12-18 гыйнварында 48нче конгресс чакырылып, анда катнашучылар 3 мартны “Язучылар өчен Бөтен­дөнья тынычлык көне” дип игълан итәләр. Бу чорда инде ПЕН-үзәкләр йөздән артык дәүләттә оештырыла.

2000 елда Русиядә тәү тапкыр оешманың Бөтен­дөнья конгрессы үтә. 1989 ел­да урыс ПЕН-үзәге оештырыла, бүген аның президенты – Андрей Битов, генеральный директоры – Алексей Симонов. Узган гасырның 70нче елларында язучы Владимир Войнович СССРда ПЕН-үзәк оештыруны башлап йөри һәм төрле каршылыкларга очрый.

Татар милли ПЕН-үзәге 1996 елда Мексикада узган Бөтендөнья язучылар конгрессында халыкара ПЕН-клубка кабул ителә. Бүген ул 30 иҗатчыны берләш­терә, аның президенты – Разил Вәлиев. Башкортстанда мондый оешма әлегә юк.
Читайте нас: