+22 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Рухият — тормыш рәвешем”

Күренекле тележурналист Рәйсә Абдуллинага – 50 яшь.Рәйсә Абдуллина — рухиятыбыз сагында торучы шәхесләрнең берсе, республикада күренекле тележурналист булып танылды. Күңел биреп, яратып башкарган эше мактаулы исемнәр, премияләр белән бәяләнмәсә дә, ул боларга күптән лаек. Холкының тыйнаклыгы, басынкылыгы, тапшыруларына йөрәк җылысын кушып эшләве, үз фикерен кыю җиткерүе, таләпчәнлеге, һәр нәрсәгә җаваплы каравы белән үзе эфирга чыгарган геройларының да, тамашачыларның да сөюен яулаган.Киләчәккә яңа идеяләр белән янып яши Рәйсә Абдуллина. Телефильмнар төшерүдә катнашырга тели. Нигездә башкаларны киң аудиториягә чыгарып, үзе күләгәдә калуны хуп күргән журналист белән якыннанрак танышыйк.

— Рәйсә, балачагыңны искә төшергәндә, нәрсә ләр хәтереңә килә?

— Әнием сөйләве буенча, мин 8 март таңында дөньяга килгәнмен. Иртә яз, урамда гөрләвекләр аккан. Тәүге баласын көткән әтием: “Үзе 8 март, үзе — Рәйсә!” — дип шатлыгын чәч кән.

Ул шигъри җанлы кеше булган. Шәп математик, шахматчы иде, дип тә сөйли ләр. Өй тулы шигырь китаплары була торган иде. Балачактан шуларны укып үстем. Әтием үзе дә шигырь ләр язган. Каз теше кебек тигез хәрефләр бе лән язылган кулъязмалары әле дә саклана. Иртә китте. Миңа нибары сигез яшь иде. Сеңлемә — биш, абыема — унике. Әнием яшь килеш тол калды.

Ул, балаларым ятимлекне тоймасын дип, бөтен тырышлыгын салды. Нинди сәләтебез бар — үстерергә тырышты. Балалар бакчасында уенчык пианино бар иде. Шунда бер бармак белән “Әпипә” көен чыгарганмын. Шуны белеп, әнием почта аша “Ионика” дигән зур булмаган фисгармония алды, соңрак баян да сатып алдык.

Өйдә китаплар да, гәзит журналлар да күп булды.Әле дә “Агыйдел” белән “Казан утлары”ның әллә ничә еллык төплә мә ләре саклана.

— Мәктәп тәмамлаганнан соң сиңа төрле укуйортларына керү мөмкинлекләре ачылган.

— Шулай, әмма мин Башкортстан дәүләт университетын сайладым һәм уңдым дип исәплим. Киң эрудицияле, энциклопедик белемле укытучыларда белем алу,диалектология һәм фольклор экспеди цияләре, Салават Юлаев исемендәге төзелеш отряды, “Шоңкар” әдәби берләш мәсе, Чувашстанга сәфәр – студент еллары шундый истәлекле мәлләр дән тукылган. Тату төркем булдык без, университетның күчмә Кызыл байрагына лаек булдык, арабыздан күренекле кешеләр чыкты.

— Телевидениегә килү юллары урау булса да, анда үз урыныңны таптың, шулаймы?

— Телевидение — үзе бер дөнья. Катлаулы дөнья. Журналистика белән сәнгатьнең синтезы. Оста журналист булып та, фикереңне тамашачыга җиткерә алмавың бар.

Тәүге тапшыруым Азат Абдуллин иҗатына багышланды. “Хаклык юлында”дип аталды. Аны чыгарганчы, Азат абый белән биш-алты тапкыр очрашканмындыр. Сценарийны күргәч, сораулар гына тү гел, хәтта үзенең җавап лары да кәгазь гә теркәлгәч кенә төшерә башладык. Шундый таләпчән кеше. Әйбәт тапшыру килеп чыкты. Автор һәм аның геройлары арасында параллель үткәреп, охшаш якларын табып, язучының йөрәген яндырган фикерләрне җитке рүгә ирештек. Уңыш лы адым булды ул.

Мин шуны аңладым — тапшыруның форматы бер үк булса да, геройларыңны штамп буенча ачарга ярамый. Һәр язмышка үз алымыңны табарга, деталь, образ, символ, үзенчәлек аша килергә кирәк. Мин бу тәҗрибәне “Автограф” рубрикасындагы 200дән артык тапшыруда, “Үткән гомер”дә кулландым.

— Үзең дә шигырьләр язган кеше буларак, бүген ге әдәбиятка да карашыңны беләсе килә.

— “Укырлык китап бармени хәзер?” — дисәләр, күңелем әрни. Нишләп булмасын? Укымаган, үз милләте өчен йөрәге белән янмаган кеше генә туган әдәбиятын шулай мәсхә рәли. Җиңел-җилпе, бер көнлек, янәсе дә заманча әсәр ләргә кызыккан кешеләр нең сүзе бу.

Бер әңгәмәдә академик Марат Азнабаев: “Мин филармониянең бер генә концерт-тамашасын да калдырмыйм. Чөнки үз мәдә ния тебезне, сәнгате безне үзебез күтәрмәсәк, хупламасак, кем күтәрер дә, кем хуплар?” — дигән иде. Уйландырды бу сүзләр. Әдә биятны да, гәзит-журналларны да, театрыбызны да шулай күтәрергә кирәк. Алар язмышы безнең кулда. Алардан язабыз икән — рухи дөньябыздан язабыз. Аерым шәхесне дә, тоташ милләтне дә рухи дөнья тотып тора бит.

Рухият ул — донья тоткасы!
Читайте нас: