+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
10 март 2016, 02:00

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк

Борын заманнардан кешеләр үзләренең ата-бабалары турында мәгълүматны җентекләп туплап, кадерләп саклаган. Бу мәгълүматлар буыннан-буынга тапшырылып килгән. XVII-XVIII гасырлардан тарих фәненең бер тармагы буларак генеалогия барлыкка килеп, киң таралу ала башлый. Генеалогия нәсел-ырулар һәм гаиләләрнең килеп чыгышы, тарихы, аларның үзара туганлык җепләрен өйрәнә. Бездә “нәсел агачы” дигәндә күп очракта “шәҗәрә” термины кулланыла. “Шәҗәрә” (гарәпчәдән: агач, куак, нәсел агачы) – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармаклануын күрсәтүче схема, нәсел агачы дигәнне аңлата.

Бездә нәсел-ыру һәм ата-бабалар тарихы белән кызыксыну 1990 елларда көчәй­де. Әле дә туган төбәкнең тарихы, ата-бабаларның үткәне белән кызыксыну кимеми.

Төп генеалогик мәгъ­лүмат­лар архивларда тупланган. Шәҗәрә төзүче кеше башта ата-бабалары яшәгән авыл кайсы губерна, өяз, волостькә, ә совет чорында нинди районга, авыл Советына каравын ачыклый. Монда административ-территориаль бүленеш белешмәләре ярдәм итә. Башкортстан Үзәк дәүләт тарих архи­вының фәнни-белешмә китап­ханә­сендә, башка китапханәләрдә дә административ-территориаль бүленеш турында хез­мәтләр байтак. Ата-бабаларыгыз яшәгән торак пункты кайсы губерна, өяз, волостькә каравын ачыклагач, архив чыганакларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Эшне авыл Советы һәм район архивыннан башларга кирәк. Совет чорында яшәгән кешеләр турында мәгълүматларны волость һәм авыл Советларындагы документлардан, аеруча “хуҗалык кенәгәләре”ннән (похозяйственные книги) алырга була. Алар район һәм авыл Советлары архивларында саклана. Бу кенәгә­ләрдә крестьян хуҗалыгы: гаилә башлыгы, гаиләнең башка әгъзалары, алар­ның туган еллары, белеме, эшләгән урыны, йорт яны участогының мәйданы, ху­җалык корылмалары турында мәгълүмат тупланган.

Аннан соң эзләнүче Башкортстанның Үзәк дәүләт тарих архивына килә. Биредә XVIII гасыр ахырыннан башлап 1926 елга кадәр булып үткән халык исәбен алу мәгъ­лүматлары, метрика кенәгәләре саклана. Үзәк архив фондларында 1917 елда үткән Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуның беренчел материаллары бар. Алар архивның Уфа губерна статистика бюросы фондында (Р-473) саклауга куелган. Фондта Уфа губернасының Бәләбәй, Бөре, Златоуст, Стәр­летамак һәм Уфа өязләре буенча хуҗалык карточкалары саклана. 1917 елгы исәп алу вакытында гаилә башлыгының исеме, әтисенең исеме, фамилиясе, аның гаилә әгъзалары, аларның туган еллары, күпме җире, малы булу турында мәгълүматлар теркәлгән. 1920 елда үткән Бөтенрусия халык исәбен алу мәгълү­матлары да шәҗәрә төзүчегә күп мәгълүмат бирәчәк. Хуҗалыклар буенча карточкалар Уфа губерна статистика бюросы (Р-473) һәм БАССР Үзәк статистика идарәсе (Р-472) фондларында саклана. 1926 елда үткән икенче Бөтенсоз халык исәбен алу мәгълүматлары шулай ук Р-472 фондында тупланган.

Уфа дини консисториясе һәм Ырынбур мөсел­маннар дини җыелышы фондларындагы метрика кенәгәләрендә дә шәҗәрә төзү белән шөгыль­ләнүчеләр өчен бай мәгълүмат бар. Мөселман­нарда метрика кенәгәләре алып бару 1828 елда кертелә. Ул ике данәдә була: берсе – мәхәлләдә, икенчесе диния нәза­рәтендә саклана. Кенә­гәгә кешенең дөньяга килүе (баланың исеме, фамилиясе, әтисе яклап картәтисенең исеме, кайсы катламга каравы, туган урыны), өйләнүе (түләнгән ка­лымның күләме һәм ул ничек түләнгән), аерылуы (мөселман­нарда аерылу гаять сирәк булган, моңа кем һәм нәрсә сәбәпче булуы да кенәгәдә тер­кәлгән), вафаты турында мәгълүматлар теркәлә. Ырынбур мөселман­нар дини җыелышы фондында (И-295) 1829–1899, ә кайбер мәхәлләләр буенча 1919 елга кадәр кенәгәләр саклана.

Шуны әйтеп китик, метрика кенәгәләрен уку өчен гарәп графикасын белергә кирәк. Уфа губернасының Бәләбәй, Бөре, Минзәлә, Стәрлетамак һәм Уфа өязләренең кайбер мә­хәлләләренең кенәгә­ләре Татарстанның Милли архивында саклана. Мө­селман руханилары турындагы мәгълү­матларны да (аларның белемен тикшерү, мәхәлләгә тәгаенләү, башка урынга күчерү, кайбер имам­нарның указларының төп нөсхәләре дә сакланган) Ырынбур дини мәҗлесе фондында табарга мөмкин.

Башкортстан Үзәк дәүләт тарих архивында 5-10нчы ревизияләр мәгълүматлары саклана. Аларда исәпкә алынган йорт хуҗасының нинди катламга керүе, милләте, аның исеме, әтисенең исеме, фамилиясе, яше, гаилә әгъзалары, кешенең гаиләдә булмавының сәбәбе (вафат, рекрут яки башка җиргә күчкән) турында мәгълүмат­лар бар. Ревизия материаллары үткәрелү вакыты, социаль катлам һәм милләтләре буенча бергә тупланган. Архивта Ырынбур губер­насы­ның Бәләбәй, Бөре, Бөгелмә, Богырыслан, Бозаулык, Верхнеуральск, Минзәлә, Стәрле­тамак, Троицкий, Уфа, Чиләбе, Шадринск, Ырынбур өязләре буенча исәп алу документлары тупланган.

Борынгырак “ревизские сказки”лар белән Русия дәүләт борынгы актлар архивының Икътисад коллегиясе фондында (Фонд: 280), “Ландратские книги и ревизские сказки”да (Фонд: 350) танышырга мөмкин, ә кайбер документларны Русия дәүләт тарих архивыннан (Сенат, төрле салым һәм җыемнар департаменты фондыннан – Фонд: 571) табарга була. XIX гасырның уртасында-XX гасырның башында күчеп килүчеләр турында Крестьян җир банкының Уфа бүлекчәсе фондында (Фонд: И-336) мәгъ­лүматлар бар.
Читайте нас: