1238 елның 20 гыйнварында Батый хан җитәкчелегендәге гаскәр, урыс армиясен җиңеп, Мәскәүне ала. Шәһәр яндырып яуланган, ләкин тиз торгызылган. Кайбер тарихчылар фикеренчә, Мәскәү һәм аның тирәсендәге кенәзлекләр Алтын Урдага кергән.
Алтын Урда чорында Мәскәү шәһәрендә Урда урамы (урысча Ордынка, бүген дә сакланган) барлыкка килгән. Урда урамы тирәсендә Татар бистәсе төзелгән. Хәзер Мәскәүнең Татар бистәсе турында күп исемнәр хәтерләтә: Балчык (урысча Балчук), Кече һәм Зур Татар урамнары (анда Иске Татар мәчете бар), Третьяков исемендәге галерея тирәсендә урнашкан тарихи урыннар.
Арбат урамы — татар сәүдәгәрләре тарафыннан салынган бистә. Кайбер чыганаклар буенча, бу атама татарча арба яки гарәпчә рабат сүзеннән (шәһәр яны) килеп чыккан. Арбат бистәсендә башта — болгар, соңрак татар һәм бүтән шәрык сәүдәгәрләре, осталары яшәгән һәм эшләгән. Алтын Урда хакимлеге дәвереннән Мәскәүдә бүтән татар исемнәре дә калган: Таган (Таганка), Толмачы урамнары (Новокузнецк метросы станциясе тирәсендә, элек анда Татар Толмачы бистәсе булган), Исмайлы (урысча Измайлово), Сәркиз (урысча Черкизово) — Сәркиз морза Дмитрий Донской якташы булган, батырлык һәм булышлык өчен Мәскәү кенәзе Сәркиз морзага шушы җирне биргән, аның исеменнән Черкизово сүзе килеп чыккан.
XIII гасырның икенче яртысыннан Мәскәү мөстәкыйль удел кенәзлеге үзәге булып торган. XIV гасыр башында
аның биләмәләре зурая, аңа Коломна һәм Можайск кенәзлекләре керә.
XIV гасырда Мәскәү Бөек Мәскәү кенәзлеге үзәге буларак күтәрелә. XIV гасырда Мәскәүгә митрополитлар резиденциясе күчерелә, ә 1589 елда Мәскәү патриархиясе оештырыла.
Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 елның 12 мартында Бөтенрусия Советларының гадәттән тыш IV съезды карары белән Мәскәүгә Русиянең башкаласы статусы кайтарыла. Моңа кадәр башкала Петроград (Санкт-Петербург) була.
Әйткәндәй, Никита Хрущев идарә иткән чорда СССР яки РСФСРның башкаласын Свердловскига күчерү идеясе дә булган.
Шул ук вакытта
Халык саны буенча башкалабыз Мәскәү Русиядә — беренче, Европада — икенче (Истанбулдан кала), дөньяда — сигезенче.