+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 март 2016, 02:00

Патшаны үтергәннәр!..

1918 елга кадәр Русиядә Конституция дип аталырга лаек закон булмаган. Тарихтан мәгълүм бул­ганча, Конституция төзү омтылышын декабристлар П. Пестель һәм Н. Муравьев ясый.

Крепостной Русия хокукый һәм законлылык хакимиятенә күчәргә әзер булмый әле. Моны бик тә гыйбрәтле бер факт күрсәтә. 1825 елның декабрендә Петербургның сенат мәйданына чыккан баш күтәрүче солдатлар: “Яшәсен Константин һәм аның хатыны Конституция!” – дип кычкыра. Алар Конституцияне тәхеттә үзенең абыйсын – вафат булган император Александр Iне алмаштырырга тиешле бөек кенәз Константинның хатыны дип уйлыйлар.

Ләкин XIX гасыр урталарыннан башлап Русиядә, акрынлап булса да, конституцион стройның беренче яралгылары барлыкка килә. Бу процесс Александр II – реформатор патша идарә иткән чорда аеруча активлаша. Аның идарә итү елларының бөек реформалар чорына туры килүе очраклы түгел. Бу вакытта Русия конституцион тәртип урнаштыру юлында өч зур адым ясый: 1861 елда крепостной хокукны юкка чыгарган крестьян реформалары нәтиҗәсендә крестьяннар азатлыгы хокукый яктан ныгытыла; җир реформалары уздырылгач, мөстәкыйль муниципаль үзидарә (земстволар) барлыкка килә; һәм, ниһаять, суд реформалары нәтиҗәсендә сословиеләргә бүленгән, чагыштырмача бәйсез, демократик суд реформасы формалаша.

Алгарак китеп шуны әйтик, Русиядә Конституциягә һәм конституцион стройга икенче зур адым фәкать 1905 елның 17 октябрендә генә ясала. Николай II “Дәүләт тәртибен камилләштерү турында” манифестка кул куя. Патша халыкларга сәяси һәм гражданлык хокуклары һәм ирекләр “бүләк итә” һәм халык вәкиллеге нигезендә сайлана торган яңа закон чыгару органы – Дәүләт думасы төзүе хакында игълан итә.

1881 елның 1 (13) мартында Александр II Кышкы сарайдан Манежга юллана. Һөҗүм еш оештырылуга карамастан, аны азсанлы тән сакчылары озатып бара. Каравыл разводыннан соң император Михаил сараена керә һәм аннан Екатерина каналы буйлап Кышкы сарайга юнәлә. Бу террор­чыларның алдан корылган планын боза. Төркемнең җитәкчесе Софья Перовская яңа план кора. Дүрт “народник” Екатерина каналы буенда патшаны каршыларга әзерләнә. Кортеж якынаю белән Рысаков император каретасы астына бомба ташлый. Александр II зыян күрми, ул җинаятьчене күрәсе килүе турында әйтә. Шул вакыт икенче террорчы Гриневицкий императорның аяк астына бомба ташлый. Александр II җиргә ава, аякларыннан кан ага башлый. Император: “Мине сарайга илтегез... Минем анда үләсем килә”, — дип пышылдый. 15 сәгать 35 минуттта император Александр II үлә.

Бомба шартлаудан, императордан тыш террорчы Гриневицкий, патша конвоенда хезмәт итүче лейб-гвардия казагы Александр Малеичев, ит лавкасында эшләүче 14 яшьлек Григорий Захаров та һәлак була, 17 кеше тән җәрәхәтләре ала.

Хөкүмәт Сенаты тарафыннан “Патшаны үтерү буенча эш” 1881 елның 26-29 мартында карала. Суд А. И. Желябов, С. Л. Перовская, Н. И. Кибальчич, Т. М. Михайлов, Н. И. Рысаков һәм Г. М. Гельфманны үлем җәзасына хөкем итә. Г. М. Гельфман авырлы булу сәбәпле, үлем җәзасы баласы туганчыга кадәр кичектерелә, соңынан гомерлек сөргенгә алмаштырыла, ләкин ул тиздән үлә. А. И. Желябов, С. Л. Перовская, Н. И. Кибальчич, Т. М. Михайлов, Н. И. Рысаков 1881 елның 3 (15) апрелендә Семенов полкы плацына асып үтерелә.

Яңа патша Александр III 1881 елның 12 (24) мартында императорга һөҗүм истәлеге уңаеннан “1881 елның 1 марты” медален булдыра. Аның белән бу көнне Александр II янында булган кешеләр бүләкләнә. Ике елдан соң һөҗүм булган урында архитектор Альфред Парланда һәм архимандрит Игнатий (Малышев) проекты буенча гыйбадәтханә төзелә башлый.
Читайте нас: