+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 март 2016, 02:00

Йолдыз затыннан түгел

Уран планетасын астрономнар озак вакыт йолдыз затыннан дип уйлап йөргән. Британия астрономы Уильям Гершельның Уран планетасын ачуы очраклы гына була. 1781 елның 13 мартында фотога төшергәндә бер “йолдыз”ның башкалардан аерылып торуы ачыклана.

“Яңа” планетаны Гершель Георг планетасы дип атарга тәкъдим итә. Ләкин бу исем күк җисеменә   ябышмый. Ә менә аның орбитасын җентекләп өйрәнүче немец астрономы Иоһанн Боде тәкъдим иткән Уран исеме (юнан мифологиясендәге Уран белән бәйле) гомум танылу таба.

Уран планетасы турында боларны беләсезме?

Әгәр Кояшны зурлыгы буенча ишек зурлыгында дип алсак, Җир – тиен акча, Уран бейсбол тубы кадәр булыр иде.
Уран – Кояш системасында үзәктән җиденче планета.

Уранда көн озынлыгы 17 сәгать чамасы тәшкил итә. Ә менә ел озынлыгы (планетаның Кояшны урап чыгуы) 84 “Җир” елына тиң.

Бу планета – боз гиганты. Аның 80 проценты су, метан һәм аммиактан тора. Эчке һәм тышкы боҗ­ралары да бар.

Уранның атмосферасы, нигездә, водородтан, гелийдан һәм бик аз гына күләмдә метаннан тора. Шунлыктан ул зәңгәр-яшел төснең барлык төсмер­ләре белән балкый.
Планетаның 27 иярчене булуы билгеле. Алар Уильям Шекспир һәм Александр Поуп әсәрләренең персонажлары исемнәре белән аталган.

Әлеге күк җисеме 1986 елда “Вояджер-2” космик корабы тарафыннан тикшерелә. Җентеклерәк фотосурәтләр “Хаббл” телескопларыннан алына.

Венера кебек үк, Уран көнбатыштан көнчыгышка таба, башка планеталардан аермалы буларак, яны белән әйләнә.
Читайте нас: