+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
17 март 2016, 02:00

Нәрсә ул омнибус?

Автобус, троллейбус, метробус кебек транспорт чараларын барыбыз да белә, ә омнибус турында ишеткәнегез бармы?

Ул — сигез кеше сыешлы ат җигелгән карета. “Омнибус” – “барысы өчен дә” дигәнне аңлата. Омнибус – 1662 елның 18 мартында Парижда барлыкка килгән беренче җәмәгать транспорты.

Ул карета һәм паланкиннан файдаланырга мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен тәгаенләнә. Ләкин тиздән власть түбән катлам вәкилләрендә омнибусларда йөрүне тыя. Шул рәвешле, пассажирлар саны кими һәм бу төр транспорт чарасы “сүнә” башлый. Бары тик XIX гасыр башында Европада омнибуслар янә барлыкка килә. Мисал өчен, Санкт-Петербургта 1914 елга кадәр бу төр транспорт булган.

Алар әле дә бар. Европаның кайбер шәһәр­ләрендә омнибуслар туристларны ташый. Кубаның Санта-Клара шәһәрендә әле дә омнибус транспорт чарасы буларак файдаланыла.
Читайте нас: