+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
17 март 2016, 02:00

Йолдызлар күп, бик күп, санасаң...

18 март Халыкара планетарийлар көне буларак билгеле. Республикабызда бердәнбер планетарий бар. Ул башкаланың Ленин мәйданында урнашкан.

1964 елның 22 июлендә ачылган ул. 1995 елда техник яктан реконструкция үткәрелү нәтиҗәсендә “Skymaster” йолдызлы һава проекторы урнаштырыла. Аның ярдәмендә галәмне якыннан күрергә мөмкин. Моның өчен уңайлы креслога утырасыз, арытаба утлар сүндерелә, әйтерсең, күк гөмбәзе ачыла һәм бөтен галәм сезнең алга пәйда була... Галәмгә сокланып, йолдызларны гына саныйсы кала.

Уфа планетариенда астрология белән кызыксынучылар өчен бай мәгълүмат тупланган. Техника белән җиһазлану ягыннан ул Русиянең иң яхшы ун планетарие исәбендә. 85 урынга исәпләнгән йолдызлар залына рәхим итегез, дуслар!
Читайте нас: