Су асты көймәсен Степан Джевецкий уйлап таба. Милләте буенча поляк, Парижда белем алган галим һәм уйлап табучы Степан Джевецкий 1877 елдан Русиядә яши. 1878 елда ул бер кешелек су асты көймәсен сыный. Дөрес, ул вакытта аны су асты корабы дип атыйлар. 1880 елда Санкт-Петербургта җитештерелә башлаган ул “кораблар” ишкәкчеләрнең кул көче белән хәрәкәткә килә. Бу көймәләр су астында тикшеренүләр үткәрү өчен файдаланыла, соңрак хәрби максатларда да кулланыла башлый.
Су асты флотында хезмәт итү бик дәрәҗәле һәм шул ук вакытта сәламәтлек өчен зыянлы исәпләнә. Аеруча атом-төш коралы булган атом су асты көймәләрендә хезмәт итү өчен бик зур көч һәм корычтай сәламәтлек таләп ителә. Шуңа субмариналарда бер ел хезмәт итү – ике, аерым төр көймәләрдә өч елга исәпләнә.
Иң зур фаҗигаләрне искә алганда, 2000 елда булган “Курск” һәлакәте хәтергә килә. Ул фаҗигадә 118 диңгезче Баренц диңгезендә һәлак булды.
Иң зур су асты көймәсе Советлар Союзының “Акула” атом крейсеры. Аның озынлыгы – 172, киңлеге 23,3 метр, биеклеге 9 катлы йорт кебек. 100 мең ат көченә ия бу техниканы 160 экипаж әгъзасы хезмәтләндерә. Алар өчен уңайлы яшәү шартлары тудырылган. Офицерлар өчен ике һәм дүрт урынлы каюталар, каюта саен юынгыч һәм телевизор, спорт залы, сауна, солярий, бассейн, ял итү өчен хәтта “Тере почмак”ка кадәр бар. “Борей” проекты көймәләре “Акула”дан ике метрга кыскарак. Бүген шундый өч гигант: “Юрий Долгорукий”, “Александр Невский” һәм “Владимир Мономах” хәрби флотта кизүдә тора. Якын елларда мондый көймәләрнең санын егермегә җиткерү планлаштырыла.