Кыскасы, бу гаҗәеп сәхнә күренешләрендә кеше психологиясенең күзгә күренгән һәм күренмәгән яклары чагыла. Шуңа күрә, хәзер халыкның күпчелеге күңел ихтыяҗларына туры килердәй спектакльләрне эзләп нәкъ менә курчак театрына бара.
Мәгълүм булуынча, 2003 елның 23 мартыннан башлап, Бөтендөнья курчак театрлары көне һөнәри бәйрәм буларак билгеләнә башлады. 2000 елда Магдебургта курчак театрлары әһелләренең XVIII конгрессы була. Шунда, Иранның данлыклы курчак театры әһеле Җивад Зөлфагари бу бәйрәмнең башлангычына нигез салу уен киң җәмагатьчелеккә җиткерә. Әмма, билгеле һәм билгесез сәбәпләр буенча, ул идея ике елдан соң гына рәсми статус ала.
Аның каравы, һөнәрмән курчак театрлары гына түгел, үзешчән сәнгать коллективлары да бүген бу бәйрәмнең бәһасын аңлый һәм ел саен оештыра.
Ул көнне сәхнәдәге курчаклар уенын күзәтеп, сабый чакның никадәр гүзәл икәнлеген аңлыйсың. Мәңгелек балачак темасы. Курчак театрлары репертуарының үзәгендә, нигездә, әнә шулар тора.