Нәүруз уңае белән, татар халкында кызыклы йола-ритуаллар барлыкка килә. Шу-ларның берсе – “нәүруз әйтү”, ягъни Яңа ел башланган көнне яшьләрнең, балаларның, шәкертләрнең өйдән-өйгә йөреп, бәет-шигырь әйтүе. Нәүруз әйтеп йөрүчеләр йорт хуҗасы-на, аның гаиләсенә исәнлек-саулык, иминлек-байлык теләгән. Башланган елның мул һәм тыныч булуын, бәхет ките-рүен теләү бу әсәрләрнең асылын тәшкил итә. Нәүруз әйткән өчен яшүсмерләргә хуҗалар соңыннан йомырка, кәнфит яисә вак акча биргәннәр.
Нәүруз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә;
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә,
Нәүруз мөбарәкбад!
Нәүруз теләкләренең һәммәсе дә “Нәүруз мөбарәкбад!” дигән рефрен белән тәмамлана. Бу тәгъбир “Яңа ел котлы булсын!” дип әйтү белән тәңгәл килә.
Нәүруз әйтүчеләрне сыйлап, бүләкләп озату – йоланың төп шарты. Чөнки Нәүруз әйтүчеләрне каршылагандагы өстәлнең муллыгына, бүләкләрнең кыйммәтенә карап, елның нинди булачагы, җирнең уңдырышлылыгы, табигатьнең мәрхәмәтлелеге фаразланган. Сый-күчтәнәчләр ни дәрәҗәдә кыйммәтлерәк һәм мулрак – ел да шулкадәр үк уңдырышлы, мул килә, дип ышанылган.
Һәр төбәктә Нәүруз үзенә генә хас ритуаллар белән баетылган, аның үткәрелүенең үз үзенчәлекләре булган. Мисалга, Туймазы районының Кендектамак һәм Сәрән авылларындагы Мәрзия Аслаева, Нәкыя Вәлиева һәм Майнур Шәрәфетдинова әбиләрнең истәлекләренә караш ташлыйк:
“…Нәүруз көннәре уен-йолалары белән дә истәлекле. Бәйрәмдә иң чибәр, акыллы кызны Нәүрузбикә итеп сайлап, аңардан җәйнең ничек буласын сораганнар. Кыз, әлбәттә, яхшы җәй генә юраган. Аның сүзләре картлар күңеленә дә хуш килгән. “Юравың юш булсын, Нәүрузбикә!” — дип хуплаганнар.
Нәүрузбикәне җигүле атка утыртып, мәйданга алып чыкканнар. Аңа сораулар биреп, үз язмышларының ничек буласын юраганнар. Мәсәлән, Нәүрузбикәгә “алмы, гөлме?” дигән сорау бирелә. Сораучы, эченнән генә, “ал булса — бәхетле булам” (яисә “кияүгә чыгам”), “гөл булса — бәхетсез булам” (яисә “кияүгә чыкмыйм”) дип уйлый. Нәүрузбикә тота да берсен әйтә. Соңыннан фалның мәгънәсе игълан ителә”.
Шулай итеп, Нәүруз табигатьнең уянуын гәүдәләндерә һәм язын башкарылган йолаларның үзәгендә тора. Безгә исә Кояшның җылы нурларына коенып, аңардан яшәү көче алып, яз җитүенә сөенергә генә кала. Бәйрәм белән, дуслар! Нәүруз мөбарәк булсын!